Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биләр “Сәләт”не үзе үстерә!

“Идел” журналы хезмәткәрләренең ел саен Сәләт-Биләр форумы ачылышына баруы күңелле гадәткә әйләнеп китте. Узган ел бөтен редакциябез белән көне буе саф һавада рәхәтләнеп ял итеп, көч алып кайтсак, кем кайда булу сәбәпле, рәсми ачылыш тантанасына быел үземә генә китәргә туры килде.

“Сәләт” дөньясының камиллегенә, биредәге егет-кызларның һәр минутның кадерен белүләренә гаҗәпләнәсең дә, сокланасың да. Автобус килеп туктарга өлгермәде, Тимерхан инде безне “Сәләт” биләмәсе буенча “сәяхәт иттерергә” әзерләнеп көтеп тора иде.

Корылтай

Беренче булып күзгә шул ташлана: яшәү шартлары быел тагын да яхшырган. Хәзер балалар өч-дүрт кешелек кечкенә палаткаларда түгел, ә ун урын сыйдырышлыларында яши. Һәркайсына аерым матрас, “йокы капчыгы” бирелгән. Палатка биек, иркен булгач, иртән кояш карый башлагач тиз генә җылынмый икән.

“Корылтай” дигән бер зур ди чатыр да корып куйганнар. Анысына биредә ял итүче меңнән артык бала берьюлы сыя ала һәм әйдаманнарга, килгән кунакларга да җитәрлек урын кала. Әлбәттә, уку-укыту, профильле мәйданнар эшчәнлеге, лекцияләр, остаханәләр, эшлекле уеннар, спорт ярышлары, интеллектуаль-спорт эстафетасы, иҗади концерт – сәлкешләр өчен ниләр генә юк монда.

сэхнэ

“Сәләт” биләмәсен карап, эш программасы белән танышып чыгу өчен безгә бирелгән бер сәгать вакыт аз булды. Ул арада Рухият, Кандракүл, Батыр, Бөгелмә, Яр Чаллы, Азнакай, Изге Чишмә, Байлар Сабасы, Самара һ.б. район-төбәкләрдән килгән егет-кызлар, төркем-төркем булып, әкрен төп сәхнә янына ачылыш тантанасына җыела башлады. “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та велосипеды белән “обход” ясарга чыккан, әзерлек белән таныша. Ни дисәң дә җаваплы көн: чарада “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, Яшьләр эшләре урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлык директоры Әнәс Кутуев, АНО “Казан ачык сәләтләр университеты” башкарма директоры Айдар Акмалов кебек мөхтәрәм кунакларның катнашуы көтелә.

тимур

Моннан тыш, быел “Сәләт”тә сменалар саны арткан, барлыгы унсигез меңнән артык бала ял итәчәк икән. Хәер, кемдер сан ягыннан кую сыйфатка зыян салмыймы икән дип икеләнер. Мин дә Тимурны туктатып, шушы сорауны бирергә ашыктым. Баксаң, борчылырлык урын юк икән. Җәйге лагерьларга әзерлек эше ел әйләнәсе дәвам итә. Әйдаманнарны да октябрь аенда ук сайлап куялар һәм ничә ай буе аларны сәлкешләр белән эшләргә өйрәтәләр. “Сәләт”нең дуслары да күп һәм алар һәркайсы ярдәмгә килергә әзер. Моны төрле оешмаларны күздә тотып әйтүем. “Мин канәгать, – ди Тимур. – Сәлкешләрне озатканда бездән аерыласылары килмичә елап кайтып китәләр. Бу – үзе үк зур күрсәткеч”.

Әдип Әлмир белми әйтми торгандыр, изге Биләр җире “Сәләт”не үзе үстерә, мондагы һәркемгә көч, дәрт бирә! Әнә бит, сәхнә янына җыелган меңнән артык сәлкеш тә бер минут җырламыйча, биемичә тормый, алардан позитивлык бөркелә. “Без янәдән үзебезнең Биләребезгә кайттык. Ә Биләр “Сәләт”ле булды. Биредә кабаттан сезне күрүемә чиксез шатмын! Хуш килдегез! Дуслашыгыз, ял итегез, белем туплагыз!” – диде Тимур Сөләйманов ачылыш барышында.

Башка еллардан аермалы буларак, “Сәләт” быел чит илләргә бармый. Канада, Америка, Финлядия. Чехия, Төркия, Испания, Австралия, Гарәп Әмирлекләре һ.б. илләрдә яшәүче татар балалар үзләре монда килгән, ягъни тарихи ватаннарына кайткан. Алар биредә алган хис-кичерешләре белән бик теләп уртаклашты.

Рауль

Рауль Гарсия-Җәмәлетдинов, Испания: “Мин Гранада шәһәреннән килдем. Әнием Гүзәл анда ике атнага испан телен өйрәнергә барган җиреннән, әтиемне очратып, аның белән танышып, кияүгә чыгып калган. Шулай итеп мин дөньяга килгәнмен һәм миндә татар каны ага. Әтием испанлы булса да, өйдә әнием белән гел татарча сөйләшәбез. “Сәләт”кә килүемнең бер сәбәбе – туган телне камилләштерү, татар мәдәниятен өйрәнү. Монда дүртенче мәртәбә катнашам инде. О, биредә искиткеч рәхәт! Диңгез ярындагы ял читтә торсын. Һәркем күтәренке кәефле, яңа дуслар табасың, аралашасың. Бер елны безнең команда шахмат турнирында җиңде, шул истә калган. Быел да үзебезнең көчле якларны күрсәтергә исәп”.

Камилә Хафизова, Америка: “Сәләт”кә бу өченче мәртәбә килүем. Дөресрәге, былтыр Мондиальдә булдым, аңа кадәр Раушан аланында ял иткән идем. Әнием Диләрә – “Сәләт” оешкан чордагы иң беренче әйдаманнарның берсе. Шуннан бирле йөрәге “Сәләт” дип тибә. Мине дә монда килергә ул канатландырды. Хәзер инде аның хис-кичерешләрен аңлыйм – монда рәхәт. Яңа дуслар табасың, телләр өйрәнәсең. Хәзердән үк, Америкага кайткач, сагынырмын дип куркам. Егет-кызларны “Идел” журналы аша “Сәләт”кә чакырып калам. Килегез, күрегез, катнашыгыз! Монда шәп! Монда күп нәрсәгә өйрәнәсең!”

Йосыф Шакиров, Төркия: “Сәләт” турында туганнардан ишеткәч, интернетка кереп, аланнарны өйрәнә башладым. Мин баскетбол, футбол, волейбол, теннис һ.б. белән шөгыльләнәм һәм шуңа да Яр Чаллы аланын сайладым. Иң спорт җанлыгы шул кебек тоелды. “Сәләт” мохитен беренче көннән үк яраттым. Яңа үрләр яуларга мотивация барлыкка килде”.

Ибраһим Шәңгәрәев, Гарәп Әмирлекләре: “Кайсы лагерьга барырга икән дип йөргәндә, әтием (Дубайда яшәүче татар эшмәкәре, күп балалы әти Исмәгыйль Шәңгәрәев, – авт.) “Сәләт”кә бар, аннан да яхшысы булмас, дигәч үк күңелдә бернинди икеләнү, шик калмады. Ялгышмаганмын: мондагы мохитне сүз белән аңлатып бирә торган түгел. Әйдаманнарның да иң-иңнәрен җыйганнар диярсең. Бөтен кеше ачык, аралашучан, дустанә мөнәсәбәттә, һәммәсе белән сөйләшәсе килә. Уку-укыту программасына сүз әйтә торган түгел. Дәресләрне калдырырга ярамый – таләпчәнлек көчле. Оештыручылар сәлкешләрнең җәйге ялы файдалы узсын дип тырыша һәм мин моңа уңай карыйм. Татар теле, математика, менеджмент, архитектура һ.б. кебек дәресләр бар. Миңа менталь математика ошады. Кыскасы, бөтен өметләрем акланды, яшәү шартлары да менә дигән. Дөрес, өйдәге ризыкны бераз сагындым, ләкин биредә дә тамак тук. “Түбәтәй”нең “фирменный” кыстыбые ошый. Аннан соң Дубайда хәзер бик эссе булса, Биләр аланында җиләс, рәхәт, тирә-якта яшеллек! Мондый җәйге ял турында күпләрнең төшенә дә керми. Сәлкеш булуым белән мин чиксез бәхетлемен”.

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев