Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биләр тагын берләштерде

Ел саен районыбыз укучылары Биләр дәүләт тарихи-архиологик музей-тыюлыгы биләмәсендә узучы Форумда катнашып, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап, белем-осталыкларын арттыралар. Быел да 14-18 июль көннәрендә районыбызның 9 укучысы «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – Медиа Биләр Форумында катнашып кайтты. Биредә дүрт көн дәвамында укучылар социаль медиаресурслар белән эшләү чаралары белән якыннан танышып, үзләре өчен бик күп яңа мәгълүматлар алдылар.

Форум фото һәм видео, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогерлык үзенчәлекләре һәм башка бик күп юнәлешләрне үз эченә алган иде. Укучылар форум кысаларында танылган блогерлар белән очраштылар, алдынгы экспертлар белән аралаштылар, мастер-классларда, дискуссия мәйданчыкларында практик һәм иҗади биремнәр башкардылар. Форум эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышып, киләчәктә дә укучыларның актив, бердәм булуларын, Татарстаныбызның лаеклы алмашлары булып үсүләрен теләде. «Миңа Биләр Форумы бик ошады. Ул – яңа кичерешләр, яңа хисләр, яңа очрашулар дөньясы. Бик кызыклы шәхесләр белән очраштык. Мәсәлән, инстаграмда 62 мең язылучысы булган блогер, танылгын алып баручы, төрле чаралар оештыручы Айсылу Лерон белән очрашу узып, ул үзенең блогерлык эше нечкәлекләре, язылучыларны җәлеп итү серләре, кыскасы, инстаграм аша акча эшләү мөмкинлекләре турында сөйләде. Кызыклы мастер-класслар оештырды. Галиәскәр Камал исемендәге дәүләт академия театрының атказанган артисты Фәнис Җиһанша сәхнә теле осталыгы, үзеңне аудитория алдында ничек тотарга, кызыклы постлар урнаштыру турында фикерләре белән уртаклашты. Биредә мин Кодрак хан аланында булып, үземә бик күп яңа дуслар таптым. Биредә узган 4 көн күңелдә матур хатирә булып урнашты», – ди Саба гимназиясе укучысы Әдилә Вилданова.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев