Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш ел эчендә янгын хәбәрчесе ярдәме белән 116 татарстанлы бәладән котылды

Биш ел эчендә янгын хәбәрчесе ярдәме белән 116 татарстанлы бәладән котылды Татарстан Президенты кушуы буенча аларны сатып алуга 40 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре ярдәме белән 116 Татарстан кешесе, шул исәптән 49 бала уттан исән калды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

"2016 елдан Татарстан гаиләләре йортларында 250 меңнән артык хәбәр бирүче урнаштырылган иде. Татарстан Президенты кушуы буенча аларны сатып алуга 40 миллион сумнан артык акча бүленде», - дип сөйләде ведомство башлыгы.

Хәбибуллин сүзләренчә, хәтта эшләгән хәбәрче дә кешеләргә уттан котылырга ярдәм итмәгән очраклар да булган. Мәсәлән, 23 декабрьдә Зәй районында шәхси йортта янгында хуҗа һәлак булган.

"Йорт хуҗасы тәмәкече булган һәм янгын хәбәрчесе тәмәке төтененнән эшләмәсен өчен, ул аларны сүндергән", - дип өстәде Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы.

Фото: Елена Саляхова

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев