Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш кеше көтүе белән сыер урлаган

Маллар иясенә кайтарылган

Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районында көтүдән 9 сыер урлаганнар. Бу хакта өлкәнең "Первый областной" каналы хәбәр итә.
28 июль көнне биш кеше сыер урларга дигән нияткә киләләр. Караңгы төшкәч, алар Петровский бистәсе янындагы болыннан 9 сыерны куып алып китәләр. Сыерларның хуҗасы - 31 яшьлек эшмәкәр полициягә хәбәр иткәч, җинаятьчеләр тоткарлана. Маллар иясенә кайтарыла. Урлаучыларның 3 туган һәм аларның 2 танышы булуы ачыклана. Хокук бозучыларның иң яшенә - 30, иң өлкәненә - 59 тулган. Аларның күбесе инде хөкем ителгән булган.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Дәүләт идарәсендә урланган малларның бәясе 700 мең сумга бәяләнүен әйткәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Сыер урлаучыларга 1 миллион сумга кадәр штраф һәм 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев