Биюгә өйрәтүче укучы кызларны мәсхәрәләүдә гаепләнә
Яңалыклар

Биюгә өйрәтүче укучы кызларны мәсхәрәләүдә гаепләнә

Бал биюләре өйрәтүчегә карата тиздән суд башланачак. 45 яшьлек укытучы 7-8 яшьлек укучы кызларны мәсхәрәләүдә гаепләнә. Тикшерү комитеты фаразлары буенча, Казанда 19 майда бал биюләренә өйрәтүче әлеге укытучы тезенә 8 яшьлек кыз баланы утырта һәм сексуаль характердагы гамәл кыла. Тикшерү барышында аның башка кызларга карата да мондый гамәл кылуы ачыклана....

Бал биюләре өйрәтүчегә карата тиздән суд башланачак. 45 яшьлек укытучы 7-8 яшьлек укучы кызларны мәсхәрәләүдә гаепләнә.
Тикшерү комитеты фаразлары буенча, Казанда 19 майда бал биюләренә өйрәтүче әлеге укытучы тезенә 8 яшьлек кыз баланы утырта һәм сексуаль характердагы гамәл кыла. Тикшерү барышында аның башка кызларга карата да мондый гамәл кылуы ачыклана. Ир-ат үзенең гаебен танымаган.
Әлмәт таңнары

Нет комментариев