Бәхетле хата
Сайтыгыздагы Айсылу исемле туташның “Яшьлек хаталары” исемле язмасын бик кызыксынып укып бардым. Шуны әйтә алам, хаталар яшьлектә генә булмый шул ул. Үземнең тормышка чыгуым шушы хатадан башланып китте. Бер яктан бәхетем булса, икенче яктан… Рәтләп языйм әле.
Яшь чакта Марат исемле егет белән йөрдем. Безнең авылдан иде ул. Без аның белән Казанга укырга да кердек әле бергәләшеп. Матур йөрдек. Марат минем шикелле күкләрдә очып йөрүче егет. Икебез дә хыялыйлар! Нечкә күңелле Марат миңа багышлап язган шигырьләреннән бер китап ясап булыр иде. Шуның кадәр яратыштык.
Казанда өч ел тордык. Бергә түгел инде, общагада. Андагы күңелле вакыйгаларны сөйләп тормыйм – күпләрнең башыннан узган бит инде ул. Сөйлисе юк. Мин иң мөһименә күчим.
Яңа ел кичәсен бер курсташыбыз яшәгән коттеджында уздырырга булдык. Әти-әнисе китеп барды инде билгеле. Нык әзерләндек. Гадәти кичә булмасын дип, маскарад уйлап таптык. Ике атна буена костюмнар юнәттек. Әле бит бер-беребезгә кемнең кем икәнен әйтмичә торасы! Дөресен генә әйткәндә кызлар бер-берсен белде. Егетләр дә шулай булгандыр инде. Мин – Кызыл Калфак!
Коттеджга караңгы төшкәч агыла башладык. Китте чыр-чу. Утларны да кабызмадык. Тегендә-монда шәмнәр, абажурлар гына янып торды. Музыка яңгырый! И! Шундый бәйрәмчә рух! Мин кергән һәр бүлмәдә Маратны эзлим. Нинди костюмда микән ул? Егетләрнең берсен дә таный торган түгел. Чырылдап тик йөрибез. Шаяра-шаяра, өстәлгә сыйлар чыгара башладык. Шәраб та ачылды. Катырак чырылдый башладык та кебек.
Мин һаман Маратны күзлим. Соңгы айларда берничә мәртәбә ачуланышып та алган идек. Вак-төяк өчен инде генә. Әмма ул бозылышулар ешайганнан-ешая башлады. Марат мине көнли. Ә бер атна элек бөтенләй кычкырыштык та әле. Кыскасы, бу кичәдә Марат миннән гафу үтенүен көттем.
Марат нинди костюмнан дип, коттедж хуҗасы Рүзәлнең кызы Сәриядән сорарга булдым.
Сәрия көлде миннән. Хәйләкәр елмаеп, «Мушкетер киемендә ул», диде. Ә! Күргән идем мин мушкетерны! Әле генә икенче катка менеп китте. Баскычтан гына миңа карап алганын да күрдем бит! Мине шунда көтә, димәк. Ярар, барыйм, гафу үтенсен дә, матур итеп яңа елга керик.
Мин кешенең күзенә күренмичә генә икенче катка менеп киттем. Бу Рүзәлләр бигрәк байлар икән, мондагы бүлмә! Идән буйлап фонариклар сузылган, елтыр-елтыр килә. Мин бер принцесса сыман коридор буйлап атлыйм. Бер бүлмәнең ишеген ачып карадым, икенчесен… Марат юк. Бүлмә калмады бит инде! Маратның менеп китүен үз күзем белән күрдем, кая киткән, дип, соңгы ишекне ачып җибәрдем. Кап-караңгы. Стеналар буйлап киемнәр эленеп тора. Ә! Гардеробная икән! Түрдә мушкетерым утырып тора. Басты.
«Син миңа берни әйтергә теләмисеңме?» - димен. Эндәшмәгән була. Якынрак килдем. Яңа парфюм алган икән. Исе бик ошады. Миңа да алгандыр әле. Шулай, бүләкләрне пардан алырга ярата бит ул. Бездәге бертөрле свитер, башлык, кулоннарны саный китсәң.
«Нәрсә дәшми торган буласың? Яңа елга шулай керәбезме? Сөйләшмәгән була». Котыра башладым. Мин гафу итенгәнен теләнеп торам түгелме? «Хәзер төшәм дә… әнә, Ренат белән зажигать итәм! Күптән миңа карап йөри. Эндәшмәсәң тагын!» Марат торып басты. Миңа таба атлады. «Әле мин сине эзләп йөрим тагын! Точно, Ренатка сүз катып килми булмас. Бүләге дә бардыр әле», дип мин чыгып китәргә атлаган булдым. Марат кулымнан тотып алды да, үзенә тартып китерде. Суырып үпте. Минем башым әйләнеп китте. Бөтенләй башкача үбешә ала икән бу Марат! Арыслан куенына эләккән куян кебек хис иттем үземне. Дөресрәге, Бүре куенына эләккән Кызыл Калфак бит инде! Маратның мондый булганы юк иде! Шундый рәхәт. Шушы бүлмә безгә моңарчы татымаган ләззәт бүләк итте. Булганы булды. Маскаларны да салмыйча булды бит әле бу хәл. Шуңа күрә кабатланмас кичерешләр өстәлгән дә… Барысын әйтеп бетермим инде, болай да аңлашыла…
Бер унбиш минуттан өс-башыбызны рәткә китердек. Мин беренче булып бүлмәдән чыгып, аска төшеп киттем. Баскычтан елмаеп төшәм, әле Марат белән уздырган мизгелләр күз алдымда, кул җылысы – тәнемдә…
Аста халык гөҗли, бии иде. Күңел ачуның нәкъ кызган вакыты.
Шушы мизгелдә берсе: «Динә!» - дип миңа эндәште. Мин башымны шул якка бордым.
…Миңа эндәшкән кеше Марат иде… Маскасын салган, миңа карап тора. Өстендә… моңсу Пьерро киеме… Мин баскычта катып калдым. «Динә, сөйләшик әле», - Марат сүзләре, әйтерсең, миңа калын бер элпә аша барып җитешә… «Динә, төш инде!» - дигән сүзе кисәк өзелеп китте. Марат минем аша баскычка карап тора. Мин бар көчемне җыеп, борылып карадым. Баскычта минем арттан мушкетер киемле берсе төшеп бара… Кем ул?!
- Ә! Ренат! Мин сине бөтен җирдән эзлим, кая югалдың? – дип Зорро киемлесе берәү Мушкетерга кычкырды.
Ренат?! Мин баскычтан тәгәрәп төшә яздым.
Ул кич мөнәсәбәтләрне җайга салу киченә әйләнде. Марат Алсу белән чуала башлаган вакыты булган икән ул. Ренат та һаман минем янда бөтерелгәнен күргәч, тагын да Алсуга авыша башлаган. Мин дә Маратка суынганмын бит.
Кыскасы, ул кичне безнең парлар таркалып, башкалар белән корылды. Яшьлек хаталары дисез. Әлбәттә, матур хәл түгел, оятсызлык дип тә әйьеп була, җитмәсә кеше йортында бит ул… Әле Ренат Маратка ниндидер туган тиеш кеше. Аталары бер-берсе белән аралашкалый…
Ул группа белән без еллар узгач та очрашабыз. Беренче вакытларны уңайсыз иде, әмма тора-бара җайланды үзе тагын.
Марат белән Алсу озак йөрмәделәр. Ә без Ренат белән институтны тәмамлауга өйләнештек. Ике бала үстерәбез. Кемдер яшьлектә хаталанып, еллар узгач та, шуларны искә төшереп изалана, кемдер, безнең кебек бәхетле тормыш сөрә. Аңламассың язмышны…
Динә.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев