Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Блогер Татар-малай татар дөньясы белән кызыксыну татар телен өйрәнүгә этәрә дип саный

"Энекәшем "син рус телен бөтенләй оныттың әллә", дип гаҗәпләнә. Юк, онытмадым татарча сөйләшергә ияләнеп киттем", - ди блогер.

Татар блогеры Ренат Галиәхмәтов (Татар-малай) кеше татар теле белән кызыксынсын өчен аңа татар дөньясындагы тормыш белән тыгыз кызыксынып яшәргә кирәк ди. Бу фикерен ул бүген Туган тел көне уңаеннан "Татар-информ"га җиткерде.

Ул үзен мисал итеп китерде. "Соңгы арада кешеләр миңа "син бит әле мондый түгел идең, соңгы арада милли җанлыга әйләндең", диләр. Энекәшем дә "син рус телен бөтенләй оныттың әллә", дип гаҗәпләнә. Юк, онытмадым татарча сөйләшергә ияләнеп киттем. Димәк, кеше, татар дөньясына чумып, кызыксына башласа, үзгәрә ала", - диде блогер.

Ренат Галиәхмәтов, бу кызыксынуны арттыру өчен, милли чараларга күп йөрергә өнди. "Күптән түгел "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә барырга өндәп пост яздым, диваннарыгызда утырмагыз, күрсеннәр сезнең кем икәнегезне, чыгыгыз, дидем. Кеше күп булса, бәлки, дәүләт тә уйлар, җыелганнар болар, бар икән боларның бердәмлеге дияр", - дип аңлатты Татар-малай. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев