Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

  «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләре арасында Татар дальнобойщигы - Саба егете дә бар

Кичә Казанның "Тантана" банкетлар залында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «Блогер.Татар» бәйгесенең 10 җиңүчесен бүләкләү чарасы үтте.

   Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.Республикабызның төрле районнарыннан килгән тәбрикләнүчеләр арасында   безнең райондашыбыз Назим Галимов та бар. Назимны матур җиңүе белән котлыйбыз! Газетабызның киләсе саннарында “Татар дальнобойщигы” белән әңгәмә көтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев