Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы инвалидларына өстәмә түләү һәм коммуналь хезмәтләргә льготалар бирелә

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы инвалидларына сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау өчен ай саен акчалата компенсация түләнә.

I төркем инвалидлары 22 908 сум, II төркем инвалидлары 11 454 сум, ә III төркем инвалидлары 4 581 сум күләмендә түләүләр ала.

Федераль бюджеттан субвенция хисабына Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-льготалар бирелә. Аларның күләме куллану нормативлары чикләрендә хезмәт бәясеннән 50 процентны тәшкил итә.

Тыл хезмәтчәннәре шулай ук республика бюджетыннан айлык акчалата түләүләр ала. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм инвалидларына, концлагерь тоткыны булганнарга, блокадалы Ленинградта яшәгәннәргә һәм ветераннарның тол хатыннарына Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары биреләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/boek-vatan-sugysy-invalidlaryna-ostama-tulau-ham-kommunal-xezmatlarga-lgotalar-birela-5887094

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев