Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Боевое братство” Әфганстанда һәм Чечен Республикасында “кайнар нокталарда” хезмәт итүчеләрне җыйды

Узган ел районда Бөтенроссия ветераннары "Боевое братство" иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе оештырылган иде. Совет рәисе итеп республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков сайланды. Хәзер яңа оешма үзенең эшчәнлеген активлаштыра бара. Узган шимбәдә бүлекчә үткәргән чарага да 30лап кеше - нигездә Әфганстанда һәм Чечен...

Узган ел районда Бөтенроссия ветераннары "Боевое братство" иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе оештырылган иде. Совет рәисе итеп республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков сайланды. Хәзер яңа оешма үзенең эшчәнлеген активлаштыра бара. Узган шимбәдә бүлекчә үткәргән чарага да 30лап кеше - нигездә Әфганстанда һәм Чечен Республикасында "кайнар нокталарда" хезмәт итүчеләр килгән иде. Алар белән очрашуда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов чыгыш ясады. Районара салым инспекциясе, Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды оешмасы белгечләре ветераннарны үз эшчәнлек өлкәләренә кагылышлы ташламалар белән таныштырдылар. Районның җәмәгать тормышында актив катнашучыларга истәлек медальләре һәм грамоталар тапшырылды.

Соңыннан "Боевое братство" оешмасы ветераннары Шәмәрдән, Татар Икшермәсе, Чулпыч авылларында улларын "кайнар нокталар"да югалткан әниләр янында булып, аларга иминлек, сабырлык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев