Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боксер Денис Лебедев Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан:Без икебез дә алма бәлеше яратабыз

Россия профессионал боксчысы Казанда 7 декабрьдә “TNA кагыйдәләре буенча сугыш” дөнья чемпионаты кунагы булды.

Бокс буенча WBA һәм IBF алымында дөнья чемпионы Денис Лебедев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “TNA кагыйдәләре буенча сугыш” дөнья чемпионаты финалында очрашты. Татарстан Президенты белән нәрсә хакында сөйләшүләре турында Лебедев “Татар-информ” корреспондентына сөйләде.

“Рөстәм Нургалиевич — текә, яхшы мәгънәдәге, җитәкче. Шул ук вакытта ул аралашуда бик гади, ниндидер уңай аурасы булган кеше. Аның белән сөйләшкәндә мин дистанция сизмим. Аның финалда булачагын белгәч, бу миңа Казанга килү өчен өстәмә омтылыш булды”, - диде Лебедев.

Ул Татарстан Президенты белән очрашу “Татнефть Арена” комплексы мәйданында узуын аңлатты. “Без бергәләп алма бәлеше ашадык. Ул аны үзенең яраткан ризыгы икәнен әйтте. Мин дә аңа әниемнең гел шуны пешерүен әйттем. Бактың исә, безнең яраткан ризыклар бер төрле икән”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты боксер.

“Рөстәм Нургалиевич белән теләсә-нәрсә турында сөйләшеп була, әмма без спорт турында сөйләштек. Ул минем эшләр һәм киләчәккә планнарым белән кызыксынды”, - дип өстәде ул.

Дөнья чемпионы сүзләренчә, “TNA кагыйдәләре буенча сугыш” турниры Казан тамашачасында зур популярлык казанган. Турнирда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов була.

“Мин Казанда 2015 елда узган турнирда минем бергә бер алышта Миңнехановның шәхси кызыксынуы булуын хәтерлим һәм миңа кадерле ул. Безнең, бер беребезгә симпатия икән бит”, - диде Лебедев.

Фото: предоставлено пресс - службой

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев