Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болганчык су мәрәкәсе

Башкалабызда күп катлы йортлардагы фатирларда яшәүчеләр суны күптән краннан агызып эчмиләр инде. Куркыныч бит. Әле кара, әле көрән, әле сары төстәге сыекча ага башлый. Нәр­сә икәнен дә аңлап булмый. Бак­саң, бер дә дөрес уйламыйбыз икән.

“Казан порталы” хәбәр иткәнчә, узган атнада “Водоканал” директоры Андрей Егоров инде буыннан буынга дәвам иткән бу фикергә каршы килеп, үзенекен җит­кергән: краннан ага торган суны эчәр­гә ярый һәм аның сәла­мәтлеккә бернинди зыяны да юк.  Фатирларга килә торган су  махсус эретмә – натрий гипохлориды  белән чистартыла. Ул исә “юлында очраган”  теләсә нинди бактерияне һәм зыянлы микроэлементларны юкка чыгара икән. Тик шунда ук сорау туа: мондый зур көчкә ия булгач,  бу натрий гипохлориды дигән химик элементның  безнең организмга тәэсире ничек икән?


Шулай да Андрей Егоров краннан вакыт-вакыт сары су акканны күрәләтә инкарь итә алмый бит инде. Шуңадыр, күрәсең, әгәр дә краннан  күгәрекле болганчык су акса, эчмәвегез хәерле, дип өстәп куярга мәҗбүр булган.  Бер яктан караганда, аны да аңларга була. Су бит, чыннан да, чистартыла һәм эчәргә яраклыга әйләнә. Ә фатирларга килеп җиткәнче, торбалардагы күгә­рек­не үзе белән ияртеп,  болганырга мөмкин.  Бу очракта инде торбаларны алыштыру турында сүз барырга тиеш.


Мәгълүмат чараларыннан күрен­гәнчә, кайбер илләрдә  мондый проблема  бөтенләй юк. Халык краннан килгән суны эчә һәм бернинди зыянын да күрми. Башкалабызда исә торбалар челтәренең ни дәрәҗәдә  ис­кергәнен исәпкә алсаң (чыганакларда аларны тәртипкә китерү өчен 1,5 млрд сум акча кирәк дип теркәлгән), безнең краннардан болганчык су бик озак агар сыман әле.  Шул ук вакытта бел­геч­ләр про­блеманың икенче ягын да күтәреп чыга. Бүген табиблар тәкъ­ди­ме белән кеше көненә ике-өч литр   эчсә, эчәр суның запасы 50 елга гына җитәргә мөмкин. Вакыт тиз уза, 50 ел да күп түгел,  шуңа күрә, яңа проблемалар калкып чыкканчы,  болганчык суны  “то­нык­ландыру” эшен җайга салу дө­рес­рәк булмасмы икән?

Фото: https://pixabay.com | Arcaion

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев