Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Болгар радиосы» кышны озату концерты уздыра

Концертны Илфар Кәримов белән Айгөл Хәйруллина алып барачак.

28 февральдә Казанның «Ленин» исемендәге Мәдәният сараенда «Болгар радиосы» концерты узачак.

Концертта татар эстрадасының якты йолдызлары — Резидә Шәрәфиева, Рәсим Низамов, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Гөлназ Асаева, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов, «Казан егетләре», Айдар Ракипов, Әбри Хәбри, Мурат Гайсин, Рүзилә Хәертдинова, Фирүзә Хафизова, Энҗе Шәйморзина, Рәфинә Ганиуллина һәм Разил Камалов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Рәнис Габбазов, Зәлилә, Эльмира Гыйльфанова һәм Рәфил Җәләлиев, Динара Ряхимова катнаша.

Концертны «Болгар радиосы» баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов белән «Сәхнәдәш» тапшыруы алып баручысы Айгөл Хәйруллина алып барачак.

Тәнәфес вакытында фойеда танылган музыкантлар милли көйләр башкарачак. Тамашачының татар халык көйләренә кушылып җырлау мөмкинлеге булачак.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

«Болгар радиосы» кышны яраткан җырларны җырлап озатырга чакыра. Билетларны кассадан алырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X