Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессы «Әниемнең җылы кочагы» конкурсын игълан итте

Конкурска старт 2025 елның 1 октябрендә бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессы «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән конкурс игълан итә. Конкурска старт 2025 елның 1 октябрендә бирелде. Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга була. Нәтиҗәләр 15 ноябрьдә ясалачак. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әниемнең җылы кочагы» конкурсының нигезләмәсе белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында танышырга була.

Конкурс мәктәп укучылары арасында «Әниемнең җылы кочагы» номинациясе буенча өч категориядә үткәрелә:

  • 1–4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
  • 5–8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
  • 9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында.

Һәр номинация буенча I, II, III урыннар билгеләнәчәк. Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурста катнашучы, «Конкурс номинацияләре» шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның әсәрен сәнгатьле итеп сөйләп («Шигърият» яки «Проза») видеога төшерергә һәм Вконтакте челтәрендә «Әниемнең җылы кочагы» төркеменә урнаштырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/botendonya-tatar-kongressy-aniemnen-yly-kocagy-konkursyn-iglan-itte-5912087

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев