Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бозлавыкка каршы реагент кулланганнан соң, Казан юлларын шампунь белән юганнар

«Экояз» экологик ике айлыгы кысаларында Казаннан 12,5 мең «КАМАЗ» машинасы чүп-чар чыгарып түккәннәр.

Казан юлларында бозлавыкка каршы реагент кулланганнан соң, шампунь белән юып чистартканнар. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

21 миллион квадрат метрдан артык мәйданда урамнар чистартылды, шуның 12,5 миллион квадрат метрын,  бозлавыкка каршы реагент калдыкларыннан чистарту өчен, махсус шампунь белән юдык», - диде Игорь Куляжев.

Юлларга «Экояз» экологик ике айлыгы кысаларында 60 литр шампунь сарыф иткәннәр. Казанда шулай ук юл билгеләрен, җәмәгать транспорты тукталышларын (һ.б.) чистартканнар.

Апрель-май айларында шәһәрдә 50дән артык санкцияләнмәгән чүплекне юк иткәннәр. Аларның иң зурлары Зәңгәр күл, Каенлык янында, Киндерле, Кадыш торак массивларында ачыкланган. «Экояз» экологик ике айлыгы кысаларында Казаннан 12,5 мең «КАМАЗ» машинасы чүп-чар чыгарып түккәннәр. Ягъни бу вакытта полигоннар калдыкларны гадәттәге көннәргә караганда 20 процентка күбрәк кабул иткән.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев