Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Браконьерлыкны кисәтү чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда балык запасы арткан

Бүген республикада балык запасы 40 мең тонна тәшкил итә.

Татарстанда браконьерлыкны кисәтү нәтиҗәсендә балык запаслары арткан. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин әйтте.

«Күзәтчелек эше, браконьерлыкны ачыклау, ясалма уылдык чәчү урыннары үз җимешләрен бирә: сулыкларда биологик запаслар арта», — ди ул.

Аның сүзләренчә, былтыр һава шартлары гади булмаса да, су сай булса да, күзәтчелек органнарының объектларда браконьер ятьмәләрен ачыклау эшчәнлегенең күрсәткечләре югары булган. «Браконьерлар балык тоту өчен кулланган 8600 данә ятьмә табылган. Балык запасын 173 млн сумга кадәр арттыруга ирешелде», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Беренче вице-премьер «Балык булсын» акциясенең мөһимлеген искәртте. «Битараф булмаган кешеләр тартылуын күрәбез, дәүләт комитетының муниципаль районнар белән элемтәсе ныгыды», — диде.

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков бүген республикада балык запаслары 40 мең тонна тәшкил итүен әйтте.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев