Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге җыю дәвам итә: 196 га мәйданда 12726 центнер чыгарылган

Районда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде. Барлыгы 706382 центнер уңыш җыйнап алынды. Бер гектарга - 31,4 центнер. Иң күп уңыш "Олыяз" хуҗалыгында. Биредә 365 гектар мәйданнан 13458 центнер икмәк җыеп алынган. Бер гектарга - 36,9 центнер. "Мөхәммәтшин"да уңыш чыгышы - 830 гектардан 30129 центнер (36,3 центнер). "Урта Саба"да -...

Районда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде. Барлыгы 706382 центнер уңыш җыйнап алынды. Бер гектарга - 31,4 центнер. Иң күп уңыш "Олыяз" хуҗалыгында. Биредә 365 гектар мәйданнан 13458 центнер икмәк җыеп алынган. Бер гектарга - 36,9 центнер. "Мөхәммәтшин"да уңыш чыгышы - 830 гектардан 30129 центнер (36,3 центнер). "Урта Саба"да - 35,7, "Тимершык"та - 33,9. Һәр хуҗалыкка бер үк кояш яктыртып, җылытып торса да, уңыш төрлечә. Гектар уңышы 15,7, 20,7-23,1 центнер белән чикләнүчеләр дә бар. Сәбәпләре күптөрле билгеле. Туфрак составы, чәчү вакытында җирнең берүк дәрәҗәдә өлгермәве, сортлар яңарту-яңартмау да уңышның түбән булуына китерә.

- Әмма иң мөһим сәбәп хезмәтнең дөрес оештырылуында, технологиянең төгәл үтәлүендә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин. - Киләсе ел уңышы өчен әзерлек инде сезнең башланган булырга тиеш. Быелгы хезмәт нәтиҗәләреннән чыгып, алдагы елга чәчеләчәк мәйданнарны тагын бер кат барлап, кайда нинди культура, аның нинди сорты игелсә табышлы булачагын барлап чыгыгыз, - дип киңәш итте ул узган атнда "Туган як" җәмгыятендә үткән киңәшмәдә.

Бер баш шартлы терлеккә 30,7 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бөртеклеләрдән чагыштырмача мул уңыш алган "Олыяз" хуҗалыгы бу күрсәткеч буенча соңгы урында. 18 сентябрь мәгълүматларына күз салсак, бер баш шартлы терлеккә 18,4 центнер азык әзерләнгән. Кукуруз мәйданнарыннан салыначак силос хисабына арттыруга өмет тоталар. Азык "Туган як" җәмгыятендә мулдан әзерләнгән. Бер терлеккә - 48 центнер. "Сатыш" җәмгыятендә - 43,1, "Кибәче" бүлекчәсендә - 41,4, "Явлаштау"да - 40 центнер. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Бәрәңге җыю дәвам итә. 196 га мәйданда 12726 центнер чыгарылды.

Район игенчеләре тарафыннан пландагы 34400 гектар мәйданның 15374 гектарында туфрак эшкәртелгән, шул исәптән 4719ы тирәнәйтеп эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев