Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Бәрәңгедә хәтәр патоген булуны ачыклау һәм аның таралуын кисәтү буенча Россия Авыл хуҗалыгы үзәге тәкъдимнәре

    Тамыр һәм башка яшелчә культуралары өчен иң яман авыруларның берсе – черек. Бәрәңгенең боҗралы черүе аеруча куркыныч тудыра. Ул уңыш күләменә генә түгел, ә бәрәңгене саклауга салганда аның тиз бозылуына да китерергә мөмкин.

    «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы бәрәңгенең боҗралы черүен ачыклау һәм аның таралуын кисәтү буенча тәкъдимнәр бирә.

    Бәрәңгенең боҗралы черүен Clavibacter michiganensis subsp төрдәге бактерия барлыкка китерә. Бу шактый әкрен бара торган хәтәр авыру.

    Бәрәңгенең боҗралы черү билгеләре:

    • бәрәңгенең яфраклары тонык-сары төскә керә, анда бакыр төсендә җепселләр барлыкка килә;

    • яфраклар кырыйдан саргая башлый, ә, тулысынча саргаеп беткәч, бөтерелеп, бер якка авышалар;

    • түбәнге яфраклар нечкәрә һәм әкренләп шиңә;

    • авыру көчәйгәч, бәрәңге бөтен төбе белән саргая;

    • бәрәңге сабагында ботаклар арасы кысыла һәм бәрәңге сабагы “карлик” булып кала;

    • сабаклар, кырып, җиргә егылалар, чөнки, тамырлары кысылу сәбәпле, бәрәңге сабагы үзенең тотрыклыгын югалта;

    • бәрәңгенең киселешендә аның кабыгы астында ук сары таплар белән боҗра күренә;

    • зарарланган урын ачык-көрән төстән алып куе көрән төскә керә:

    • бәрәңгене көч белән кысканда зарарланган урыннан ачык-сары төстәге лайлалы сыеклык агып чыга.

     Эссе һава торышы һәм корылык авыруның көчәюенә китерә. Боҗралы черү утыртылган бүлбеләрдән күчә.

    Бәрәңге бүлбесе ике ысул белән зарарлана:

    1. Бәрәңгенең бәбәкләре (үрентеләре) аша һәм кабыкны зарарлау аша. Бәрәңгенең боҗралы черүе аның тамыр системасын йомшарта һәм бәрәңгегә көч белән басканда аннан лайлалы сары масса бүленеп чыга.

    2. Бактерияләр бәрәңгегә көзен аны җыйганда үтеп керә, авыру үзе бары тик яз көне генә барлыкка килә. Зарарланган урыннарда кабык астында аксыл таплар барлыкка килә, бәрәңге шуннан чери башлый һәм чокырлар барлыкка килә. Әгәр мондый бәрәңгене утыртсаң, ул зәгыйфь сабаклы булып, яфраклары бер-берсенә бик янәшә урнашып үсә. Мондый сабакта бәрәңге булмый.

    Авыру ачыкланган очракта, зарарланган сабакларны янәшәдәге туфрагы белән бергә казып алып, юк итәләр.

    Әгәр бүлбеләрне коткару яки авыруны булдырмау буенча чаралар күрелмәсә, уңышның югалуы 50%ка кадәр җитәргә һәм югалту аннан да күбрәк булырга мөмкин.

     

    Боҗралы черүгә каршы көрәшнең төп чараларына түбәндәге агротехник алымнар керә:

    1. Бәрәңгенең тотрыклы сортларын куллану.

    2. Бөтен вегетация чорында авыру үсемлекләрне вакытында ачыклау һәм бетерү.

    3. Чәчү әйләнешен үтәү.

    4. Бәрәңге уңышын җыярга ике атна кала аның сабагын чаптыру һәм юк итү.

     

    Боҗралы черү ачыкланганда, бәрәңгене саклаган чорда түбәндәге чараларны башкарырга кирәк:

    1. Бәрәңгене саклауга сайлап салырга кирәк.

    2. Зарарланган бәрәңгеләрне яндырырга яки 1 метрдан да ким булмаган тирәнлектә җиргә күмәргә кирәк.

    3. Бәрәңгене саклаганда температура режимын сакларга.

    4. Бәрәңгесаклагычларны бушаткач, аларны рөхсәт ителгән препаратлар белән дезинфекцияләргә кирәк.

    5. Орлык бәрәңгене яктыда бәбәкләндерү шулай ук зарарланган бүлбеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә.

     Фитопатоген Clavibacter michiganensis subsp.sepedonicum бактерияне идентификацияләү өчен бәрәңгегә полимераз-чылбыр реакция (ПЦР) ысулы белән анализ ясарга кирәк. Моның өчен үрнәкләрне «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына: Казан шәһәре, Даурия ур., 14 йорт адресы буенча тапшырырга кирәк, телефон: 8(843) 277-88-80.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: