Саба таңнары

Бәрәңгене ничек дөрес итеп алырга һәм озак итеп сакларга? Белгеч киңәше...

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме бәрәңгене саклау серләре белән уртаклашты. Бәрәңгене кайчан җыярга, ничек сакларга, черү авыруларын ничек кисәтергә, уңышны саклау барышындагы төп хаталар турында "Татар-информ" хәбәрчесенә Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологияләре бүлеге җитәкчесе Зенон Сташевски сөйләде.

Бәрәңге алырга кайчан керешергә?

Уңышның зурлыгы сезне канәгатьләндерә икән, димәк, бәрәңгене алырга мөмкин. Билгеле, кангатьләндергән очраклар бик сирәк була. Ләкин саранлыкка бирелеп торган арада, һава торышы да начарланып китүе бар. Моны да истә тотарга кирәк.

Сабакка гына да карап уңышның өлгерүен әйтеп булмый. Әйтик, кайбер сорт бәрәңгеләрнең сабагы бертуктамый үсәргә мөмкин, алар сентябрьдә ямь-яшел утырачаклар. Сентябрь ае башында сабагын чабып, 2-3 атнадан соң, ай уртасында инде бәрәңге алырга да мөмкин. Сабагы корыган булса, иртәрәк тә алып була.

Сабаклар фитофтора (яфрактагы кара таплар - Н.М.) белән чирле булса, аны бакчада яки кырда калдырырга ярамый. Фитофторалы бәрәңге сапларын иртәрәк чабарга кирәк. Кыр каралды икән, димәк, уңышны чабып, җыярга вакыт дигән сүз. Чөнки сабактагы авыру яңгыр, чык белән җиргә үтеп, бүлбеләрне зарарларга мөмкин. Сабаклары сәламәт булганда да, эш барышында уңайсызлык тудырмас өчен, аларны бер янга алып кую яхшы.

Бәрәңгене алырга керешер алдыннан сабагын чабарга кирәк

Бәрәңгене казыр алдыннан, һичшиксез, сабакларын чабып алырга кирәк. Шуннан соң 2-3 атна көтәргә. Сабаклары яшел булып, чапканнан соң ук казый башласаң, бәрәңгенең кабыгы үзеннән үзе аерыла торган була. Ә кабак нык булырга тиеш. Кабыгы җиңел төшә торган бәрәңге авырулар өчен яхшы җирлек булып тора, чөнки кабагы булмаганда аның эченә авырулар керә.

Җыю барышында бәрәңгегә сакчыл карарга кирәк

Бәрәңгене кул белән җыйганда таләпләр әллә ни зур түгел. Иң мөһиме - җыю барышында бәрәңгене мөмкин кадәр азрак җәрәхәтләргә тырышабыз. Чиләккә икән, аны үз яныбызга куябыз, ерактан ташларга ярамый. Максималь ераклык якынча ярты метр булырга мөмкин. Бәрәңге үзе шактый нык булып тоелса да, биеклектән төшкәндә бәрелеп, җәрәхәтләнәләр. Бигрәк тә эре бүлбеләр . Бу саклау барышына тискәре йогынты ясамыйча калмый.

Икенчедән, һава торышы коры булуы мөһим. Яңгыр явып үткәннән соң җирне казып була икән, моның зыяны юк. Ләкин яңгыр өстән койганда казырга ярамый. Казыган вакытта җир бик юеш булса, бәрәңгене җыймыйча казып кына калдырырга да була. Бәрәңге кишәрлеге артык зур булмаса, ачык һавада бер көнгә дә калдырырга мөмкин. Көн җылы, кояшлы булса, бәрәңгегә моның зыяны юк, ул әйбәтрәк кенә кибәчәк.

Алуга ук бәрәңгене базга төшерү - иң зур хата

Бәрәңгене алуга ук базга төшерергә һичшиксез ярамый. Аны берәр складта тотып алырга кирәк, бигрәк тә җыйган вакытта дымлы булса. Астына салам яки башка дым сеңдерә, һаваны яхшы үткәрә торган берәр нәрсә җәергә кирәк. Аның өстенә бәрәңге салырга, ләкин катлам зур булмасын, якынча 20-50 см. Әлеге бинада тәрәзәләр, ярыклар булса, бәрәңге яшәрмәс өчен җиңелчә генә салам белән каплап куярга мөмкин.

Әгәр дә бәрәңгене казыганнан соң шунда ук орлыкка, ашарга дигәнен аерырга мөмкинлек булса, орлыкка дигәннәрен урамда калдырсаң, яхшы. Төнгелеккә яки яңгыр яуган очракта гына каплап калдырсагыз була. Урамда алар әйбәтрәк кибә, яшәрә һәм язга кадәр күпкә яхшырак сакланачак.

Актив җилләтү булмаган очракта, бәрәңгеләрне җир өстендә, мәсәлән, ниндидер келәттә бер айга якын сакларга мөмкин. Билгеле, суыклар вакытында аны берәр нәрсә белән катлап, күзәтеп торырга кирәк. Бәрәңге сулый, үзен үзе җылытып тора, тышта суык булганда бәрәңге үзен 5-10 градуска кадәр җылыта ала.

Саклар алдыннан әзерлек

Базга төшерер алдыннан бәрәңгене әйбәтләп киптерү һәм начарларыннан аеру мөхим. Бәрәңгене алуга ук түгел, ә берәр ай келәттә киптергән соң араларга кирәк. Казып алган вакытта фитофторозлы бәрәңгеләрдә кечкенә бер тап кына булырга мөмкин, аны күреп алу кыен. Бер ай вакыттан соң авыру бүлбеләрдә фитофтороз инде күренеп торачак. Шунда ук аралап куйсаң, базда инде черү булмаячак.

Бәрәңгенең әйбәт кипкән булуын аннан туфракның яхшы коелуы күрсәтә. Ул хәтта тузанланып китә. Шуннан соң аларны әйбәтләп араларга кирәк. Җәрәхәтле, чери башлаганнарын я тиз арада куллануга, я терлекләргә ашату өчен аерып куярга. Шуннан соң гына базга саклау өчен урнаштырырга кирәк.

Бәрәңге базын елга бер чистартырга кирәк

Базны елга бер чистартырга, җирен алырга кирәк, гөмбә спораларын бетерү өчен бакыр купоросы белән эшкәртергә мөмкин. Җилләндерү өчен баздан урамга чыгарылган торба булуы бик кирәк. Чөнки бәрәңге үзе һәрвакыт сулый, җылылык бүлеп чыгара. Углекислоталы газны, әлеге җылылыкны чыгармасаң, бәрәңгенең вакытыннан алда үрүенә китерә.

Баздагы җылылыкны күп очракта үзебез көйли алмыйбыз. Базда җылылык 4-5 градуска күпме тизрәк төшә, шуның кадәр бәреңге өчен яхшырак. Әлеге температураны сакларга кирәк, моннан түбәнрәк булырга тиеш түгел. Саклау барышында бәрәңгене күзәтеп торырырга, чери башлаганнарын ала барырга кирәк.

Баз торак йорт подвалында түгел, ә кайдадыр читтә урнашкан булса, фумигация ясарга мөмкин. Моның өчен сатуда махсус шашкалар бар. Агулы төтен бинада бөтен зарарлы микробларны юкка чыгара. Черү куркынычы зур булган очракта бәрәңгене базга төшергәннән соң да фумигация ясарга мөмкин. Ләкин бу очракта әлеге препаратның күрсәтмәләрен яхшылап укырга кирәк. Кайсы вакытта кулланырга, нинди чикләүләр бар - боларга игътибар итәргә кирәк.

Бәрәңге тиешле дәрәҗәдә киптерелсә, авырулар куркыныч түгел

Халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш. Дымлы бәрәңгене базга салып, көл белән сибү әллә ни уңай нәтиҗә бирмиячәк. Төп шарт - бәрәңгенең коры булуы. Бөтен бүлбеләрне тулысынча көл белән каплау техник яктан да мөмкин түгел.

Бәрәңгене саклаудагы төп хаталар

Кырдан туры базга төшерү һәм күпмедер вакыттан соң чиләкләп, капчыклап черек бәрәңгене ташу иң таралган хаталарның берсе. Бәрәңгене киптерүгә бездә зур игътибар бирелми. Гөмбәле чирләр булган очракта, алар үзләрен бер ай өчендә күрсәтеп өлгерә. Бактериаль авырулар, кагыйдә буларак, бик сирәк очрый. Киң таралган авырулардан коры черү, фитофторозны әйтергә була. Аларны тиз арада күрергә мөмкин.

Фитофтороз, фузариоз авыруларын ничек билгеләргә?

Бәрәңге өслегендә фитофтороз үзеш алган урыннар көрән төстә, басылган була. Андый бәрәңгене аркылыга ярып карасаң, кабыгыннан эченә таба туры көрән "нурлар" киткәнен күрергә мөмкин. Фитофтороз булганда бәрәңге үзе каты кала, ләкин аңа төрле бактерияләр кереп,ул чери, начар ис чыгара башлый.

Фузариоз, ягъни коры черү булган очракта, башта бәрәңгедә зур булмаган кабарынкылык, аннан янчелгән урын барлыкка килә. Ул кара көрән, кара төстә була. Эчендә кара, коры масса. Күп остакта фузариоз җәрәхәтләнгән, киселгән урыннардан башлана, анда бактерияләр кергән очракта ул юеш черүгә дә күчәргә мөмкин.

Быел һава эссе һәм коры булганлыктан, фитофтороз таралуга шартлар булмады. Сабагын чабып алган булсалар, аларга фитофторозның куркынычы юк. Ә фузариоз өчен, киресенчә, шартлар шактый уңайлы булды. Зур зыян күргән бүлбеләрне, озак саклап тормыйча, терлеккә ашатырга кирәк. Чөнки мондый бүлбеләрне ризыкка инде кулланып булмый, алар вак һәм йомшарган була. Яхшы киптерелгән һәм җәрәхәтләнмәгән бәрәңгегә фузариозның да куркынычы әллә ни юк. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, әлеге ике авыру да үзен бер ай дәвамында күрсәтеп өлгерә, аларны аралап алырга гына кирәк.

Салкыннар башланганчы җирне сөреп калдыру кайбер авыруларны кисәтергә ярдәм итәчәк. Бәрәңгене иртә алган булсагыз, арыш, бодай һәм башка шундый төр культуралар чәчергә мөмкин.

http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 апрель 2018 - 14:57
    Астанада яңадан кыш җиткән
  • 20 апрель 2018 - 11:44
    Татар халкы каян килеп чыккан?
Ночной режим