Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бөтен кешегә яшеллек «чир»ен йоктырасым килә»

Саба районында яшәүче язучы Гөлсинә Галимуллина үзе генә түгел, бөтен гаиләсе белән иҗатчылар икән. Гөлсинә ханым үзе кеше күңеленә сүз ярдәмендә үтеп керсә, улы Алим яшеллек ярдәмендә юл ярмакчы. Тумыштан урман куенында үскәнгәме икән, Алим һөнәрен дә шул юнәлештә сайлый - Казан аграр университетының (ул вакытта - авыл хуҗалыгы академиясе....

Саба районында яшәүче язучы Гөлсинә Галимуллина үзе генә түгел, бөтен гаиләсе белән иҗатчылар икән. Гөлсинә ханым үзе кеше күңеленә сүз ярдәмендә үтеп керсә, улы Алим яшеллек ярдәмендә юл ярмакчы.

Тумыштан урман куенында үскәнгәме икән, Алим һөнәрен дә шул юнәлештә сайлый - Казан аграр университетының (ул вакытта - авыл хуҗалыгы академиясе. - Авт.) урман хуҗалыгы факультетына укырга керә. Шунда укыганда ук Англиягә барып белем алып кайта. Укып бетергәч, Алим урман караучы булып эшкә керә, Казан кызы Эльвирага өйләнә. Һәм… Америкага китеп бара. Белемен күтәрү өчен! «Урман караучыга да гыйлемен күтәрергә, чит ил үрнәкләрен өйрәнергә кирәк ул», - дип елмая Алим үзе.

Америкада ике ел укый ул. Үз өлкәсе буенча белем туплау ниятеннән, бөтен Европаны йөреп чыга. Үзе әйтмешли, җир йөзләрен күреп, туйганчы гизгәннән соң, туган нигезенә - Сабадагы әти-әнисе янына кайтып урнаша. Һәм бөтен гаиләсенә бакчачылык «чир»ен йоктыра.

Агач сату эшенә 2009нчы елда керешә Галимуллиннар. Башта интернеттан гына сатсалар, күптән түгел йорт янында үз сату почмагын да ачып җибәргәннәр. Оешмалары «Гафэль» дип атала. Алим әйтмешли, гаилә компаниясе бу, чөнки бөтен гаилә белән әвәрә киләләр. Компания исеменең кайдан килеп чыгуын да аңлатып күрсәтә Алим: Галимуллин Алим Фиргать улы (ГАФ), ә Эль дигәне яраткан хатыны Эльвира исеменең беренче иҗеге.

Йорт янында күрсәтмә бакча да ясап куйганнар. Монда килеп, агачларны үз күзләрең белән күрергә, җаның теләгәнен сайлап алырга була. Шушында ук алмагачы да, бонсай дип аталган декоратив агач та, розалар да, укроп та, сарымсак та, тагын әллә нәрсәләр дә үсеп утыра. Һәрберсенә - аерым туфрак, аерым тәрбия. «Башта бөтен агачны да үзебездә утыртып карыйбыз, сынауны узса гына сатабыз», - ди Алим. Барлыгы 147 төрдәге агач һәм үсемлек белән эш итәләр икән. Күпчелеге - алмагачлар. Аларны Самарадан кайтарталар. Ә декоратив агачларны - Европадан ук. Хыялы белән дә уртаклаша Алим: киләчәктә үз питомникларын булдырасы килә икән. Әллә кая барып йөрергә түгел, агачларны үзләрендә - Сабада үстерү ниятләре.

дизайны белән дә шөгыльләнә 2Алим һәр агач, бакчадагы һәр үсемлек турында бик озаклап һәм тәмләп сөйли ала. Мәсәлән, Лигол дигән сортның алмасын көз көне җыеп, базга салып куйсаң, мартка хәтле бернишләми, йомшармый да, череми дә, ди. Бернинди химиясез бу!

Сатылган агачларның 70 проценты Казанга китә икән. Шулай ук якын-тирә районнардан, Чаллы, Әлмәттән дә заказлар була, ди. Агач сатудан кала, «Гафэль» ландшафт дизайны белән дә шөгыльләнә. Болар барысы да - сезонлы эш, әлбәттә. Ә бакча ял иткән вакытта, ягъни кыш көне, компания агачтан йортлар салу эшенә күчеп тора.

Галимуллиннарда һәркемнең үз иҗаты, дип әйткән идек инде. Алимның хатыны Эльвира, мәсәлән, суккулентлар үстерү белән шөгыльләнә. Күзәнәкләрендә су запасы булган, шул сәбәпле су сипмәсәң дә бик озак яшел булып утыра торган йорт үсемлекләре ул суккулентлар. «Алим Америкада вакытта мин дә аның янына барган идем. Шунда бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте: анда бездәге кебек киселгән чәчәкләр белән түгел, шушындый суккулентлар, ягъни 6-8 ел яшел булып утыра торган үсемлекләр белән сату итәләр. Шуннан мин дә тотынып карарга булдым», - ди Эльвира. Ә бүген бу үсемлекләрне почта аша Ханты-Манси округына кадәр җибәрәләр икән.

Әлеге үсемлекләр утыртыла торган агач тартмалар - гаилә башлыгы Фиргать абыйның иҗат җимешләре. «Безнең әти - балта остасы. Нинди тартма кирәклеген әйтәм - шунда ук ясап бирә», - ди Эльвира. Менә дигән экологик чүлмәк килеп чыга!

Эльвира Казан кызы булса да, әби-бабай белән үскән. Шуңа күрә тегү, чигү, бәйләү кебек эшләрне дә кечкенәдән белә. Кыш җитсә, үсемлекләрен калдырып торып, бәйләү-тегү эшенә керешә икән. «Хатын-кыз тормышын шундый матурлыклар белән бизәсә, аның төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыты калмый. Шуңа күрә һәр хатын-кыз кул эшен белергә тиеш дип саныйм», - ди Эльвира. Алим белән Эльвира Әмирә исемле кыз белән Нариман исемле ул үстерәләр. Сабага күченеп кайтуларының беренче сәбәпчеләре дә шул балалар булган. «Әби белән бабай янында үскән балалар тәүфыйклы, тырыш булалар дип уйлыйбыз», - ди ир белән хатын икесе беравыздан.

«Гафэль» компаниясенә җан өргән, гаилә әгъзаларына да бакчачылык «чир»ен йоктырган Алим һаман эзләнүдә. Кайда нинди яңа нәрсә турында ишетә - җыена да шунда чыгып китә, урынга барып өйрәнә икән. Велосипед уйлап табарга кирәкми, безгә кадәр уйлап тапканнарның тәҗрибәсен генә өйрәнәсе, дип саный ул. Максаты да изге. «Кешеләрдә бакчачылыкка, яшеллеккә мәхәббәт уятасым килә. Яшеллек, матурлык арасында яшәгән кешенең күңеле дә, димәк, гамәлләре дә чиста була», - ди Алим Галимуллин.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X