Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья банкы ярдәме белән Татарстан фәкыйрьлеккә каршы көрәш алып барачак

"Ярлылыкка каршы көрәш ул - ташламалар һәм пособие өләшү генә түгел, яхшы хезмәт хакы, мәгариф системасы һәм социаль инфраструктура", - ди министр.

Бөтендөнья банкы экспертлары Татарстанда фәкыйрьлеккә каршы эш алып барырга ярдәм итәчәк. ТР Хөкүмәте һәм Бөтендөнья банкы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Килешү нигезендә, Бөтендөнья банкы экспертлары республикада ярлылык структурасын өйрәнеп, халыкның матди муллыгын арттырырга булышачак. "Ярлылыкка каршы көрәш буенча сынау проектына кердек, кемгә ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңар өчен, яңа методологик эш кирәк", - диде Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга.

"Ярлылыкка каршы көрәш ул - ташламалар һәм пособие өләшү генә түгел, яхшы хезмәт хакы, яхшы мәгариф системасы һәм социаль инфраструктура", - ди министр. Аның сүзләренчә, бу финанс ярдәме генә түгел, эшкә урнаштырудагы ярдәм дә. Социаль инфраструктура - балалар бакчасы, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы булмаса, хатын-кызлар эшкә чыга алмас, балаларын карап өйдә генә утырыр иде", - дип әйтте.

Аның әйтүенчә, республика халкының 7,7 проценты, ягъни 299 мең кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. "Россия халкының 13,2 проценты ярлы халык яки кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган категориягә керә. Республикада бу категориягә 7,7 процент кеше карый. Аларның күпчелек өлеше - балалы гаиләләр", - диде министр журналистларга.

Ул гаиләләргә акчалата ярдәм йөзеннән төрле чаралар гамәлгә ашырылганын искәртте. Беренче бала өчен пособие быел бераз арткан. Былтыр аена 8490 сум булса, быел 8896 сум тәшкил итә.

"Мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре мөһим. Бездә эшкә сәләтле яшьтә булган инвалидларны эшкә урнаштыру күрсәткечләре югары. Россия буенча уртача күрсәткеч 26 процент, бездә ул 31 процент", - диде Эльмира Зарипова.  

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев