Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле

Курган өлкәсе Әлмән авылында узган бәйгедә биш батыр да Башкортстаннан.

Курган өлкәсе Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Башкортстанның Федоровский районыннан Рәдиф Акчурин абсолют батыр дип табылды.
Батырлар - Рушан Ильясов (Башкортстан, 70 кг), Артур Зөлкарнәев (Башкортстан, 80), Айгиз Зайнетдинов (Башкортстан, 90 кг), Рөстәм Исламов (Башкортстан, 100 кг), Рәдиф Акчурин (Башкортстан, 120). 
Татарстаннан Шамил Локманов, Наил Сөләйманов үз үлчәүләрендә икенче урын алдылар.

Рәдиф Акчурин Башкортстанның Федоровский районыннан. "Авыр көрәш булды", - дип бәяләде ул. Ул биш батырның да Башкортстаннан булуын Татарстаннан көчле көрәшчеләр килмәве белән аңлатты. "Әлбәттә, Башкортстаннар җиңүе белән горурланам. Җитмәсә, бишебез бер машинада килгән иде. Беребезгә машина эләгәчәк", - диде ул.

Бөтенроссия авыл Сабан туе көрәш бәйгесендә автомобиль жирәбәдә уйнатылды. Татарстан Президенты бүләге Рушан Ильясовка эләкте.

Фото: Рәмис Латыйпов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X