Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия халык санын алуда хезмәт хакының күләме турында сорамаячаклар

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак.

Росстат 2020 елда булачак Бөтенроссия халык санын алу өчен сораулар исемлегенә керемнәрнең күләме һәм торак милек турындагы сорауларны кертмәгән. Росстат башлыгы киңәшчесе Павел Смелов шул хакта сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

  • Бөтенроссия халык санын алу Россия Федерациясенең бөтен территориясендә узачак. Төп этап 2020 елның 1-31 октябрендә узачак. Бөтенроссия халык санын алу ун елга бер тапкыр үткәрелә. Статистика социаль программалар, бюджет акчаларын бүлү, мәктәпләр, хастаханәләр, торак һәм юллар төзү өчен файдаланылачак.

«Статистика бу мәгълүматларны салым органнарына тапшырмый. Без рәсми яки конвертта алган хезмәт хакымы дип тә сорамыйбыз, бу сезнең шәхси эш. Безне бары акча керемнәре чыганаклары - хезмәт хакы, кертемнәр буенча дивидендлар, пенсия булу-булмавы гына кызыксындыра», - диде Росстат башлыгы киңәшчесе.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев