Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия халык санын алуны сентябрьгә күчерделәр

Сентябрьгә илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә.

Россия Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның апреленнән сентябрь аена күчерү турында карар кабул итте, бу вакытка илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә.

РИА Новости Росстатка сылтама белән хәбәр итүенчә, Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, әмма хөкүмәт карары белән ул 2021 елның апреленә күчерелә. 

Росстат хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, сентябрьгә илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә. «Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елның сентябре иң куркынычсыз чор булып, Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен "мөмкинлекләр тәрәзәсе" буларак карала», - диелә хәбәрдә.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев