Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнада язылышкан иң өлкән парга – 72 һәм 60 яшь

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 531 бала (283 малай һәм 248 кыз) тууы теркәлгән.

Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1230 һәм 4900 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Азалия, Амелия, Тимур, Марат, Камил, Ралина, Булат, Арина, Ярослав, Кәрим, Софья.
Сирәк кушылган исемнәр: Тейя, Айнель, Иления, Имиль, Адам, Әмирхан, Рахим, Даян, Катарина, Ролан, Оскар.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 149 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 72 һәм 60 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

http://old.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X