Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу дөньяда кылган игелекле гамәлләре хакына ахирәттә дә оҗмахта булыр

Минем бу язмам чын мәгънәсендә гүзәл кеше – Укытучым турында.

Шәмәрдән мәктәбендә белем алган бик күпләр Йосыф Әхтәмовны хәтерлиләрдер. Ул  инглиз телен укытты. Кешеләр әле чит илләргә чыгып йөрмиләр, шуңа күрәдер, күп тел белүнең әһәмияте юк дәрәҗәдә иде. Ләкин мәктәбебезгә сугыш ветераны, бөдрә чәчле, төз  гәүдәле Йосыф Шакир улы килгәч, инглиз теленә караш  үзгәрде. Алай гына түгел, безнең мәктәп "кадрлар тимерчелегенә" әйләнде. Лицейда хәзер  чит телдән 60-70 елдан да артык Йосыф Әхтәмовның шәкертләре һәм алардан гыйлем алган укучылар белем бирә. Ул минем сыйныф җитәкчем дә иде. Без  яшь  чакта Шәмәрдәндә ачлы-туклы тормыш. Җитмәсә, әти дә үлеп китте. Әни 4 кыз бала белән калды (кечкенәсенә 4 яшь). Йосыф Шакир улының хезмәт хакы күпме булгандыр, ул безнең күбебезгә ярдәм итте:  дәфтәр-каләм йә китаплар бирә иде. Бервакыт кулыма ниндидер хат килеп керде. Анда: “Шуны  7 мәртәбә күчереп язып, бүтәннәргә җибәрсәң, бөтен теләкләрең тормышка аша, ә бүген үк моны эшләмәсәң, сине бәлаләр  көтә”,– диелгән иде. Тиз генә арткы партага барып утырдым да, хатны күчерергә керештем. Рус телен дә белмәгән, авылдан килгән кызга нәрсәгә инде ул инглиз теле! Моны күреп торган укытучым, яныма килеп, барысын да аңлап алган. Хатны бөтен класска укып, хур итә дип, дер калтырап утырам. Ә ул: “Синең бу хатың бер бәладән коткарды, дип уйла,– диде дә, мине алгы партага утыртып куйды. Һәм, чыннан да, шул көннән башлап, инглиз телен бик тырышып өйрәндем. Институтның  чит телләр бүлеген яхшы билгеләренә тәмамлап, 40 елга якын мәктәптә укыттым.

Укытучым мисалында, бер укучыны да хур итмәскә, гел яхшы ягын күреп үстерергә тырыштым. Ә укытучым сугышта алган яралардан да, ә бәлки кырыс тормыш законнарына яраклаша алмагандыр, иртәрәк китте. Пәйгамбәребез: “Кеше үлгәч, өч әйбердән башка, бөтен нәрсәдән киселә”,– дигән. Беренчесе – гел килеп торучы сәдака, икенчесе – гыйлем, өченчесе – дога кылучы тәүфыйклы балалар.

Йосыф Шакир улының барысы да бар: походларга йөргәндә без күп чишмәләр чистарттык, укучыларына файдалы белем бирде һәм немец теле укытучысы Рая Габдрахмановна белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлназ – бик мөхтәрәм укытучы,  уллары газ тармагында эшли. Ә укытучыга күп кирәкми: бу дөньяда кылган игелекле гамәлләре хакына ахирәттә дә оҗмах тү­рендә булыр, иншаллаһ.

Фәнзилә Әхмәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев