Бу мәктәптә биш телдә сәламлиләр!
Балтач районында Чепья авылы бар. Биредә, бер авылда, удмурт, мари, татар, рус һәм башка милләт кешеләре яши. Авылда мәчет тә, чиркәү дә бар. Биредә башка салалар белән чагыштырганда бәйрәмнәр дә күбрәк билгеләп ителә, чөнки һәр халык үз гореф-гадәтләрен саклый. Шулай булгач, удмуртлар – татарларны, татарлар мариларны бәйрәмнәре белән котлый… Күпмилләтле Чепьяның мәктәбе дә үзенчәлекле. Анда булып, сөйкемле балалар белән аралашып, «өлгергән» проблемалар хакында сөйләштек.
«ТАТАР ТЕЛЕ СӘГАТЬЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛ БУЛАРАК КЫНА КАЛДЫ»
Чепья урта мәктәбендә 304 бала белем ала, 17 авылдан килеп укыйлар. Аерым авыллардан укучылар 10, 11 нче сыйныфларга гына килә. Мәктәптә алты‑җиде милләт баласы белем ала. Күпчелекне удмуртлар тәшкил итә – барлык укучыларның 53 проценты, икенче урында татарлар – 37 процент, 8 проценты мари балалары һәм калганы – башка милләт балалары.
Мәктәпкә килеп кергәч тә, бер үзенчәлеккә игътибар иттем: күбесе татарча аралаша.
– Башка милләт балалары татарча каян белә? – дим мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиевкә.
– Бездә халык бер‑берсе белән нык аралашып яши. Өлкән яшьтәге удмурт, мари хатыннары татарча иркен сөйләшә. Балалар да кечкенәдән бер-берсенең телен ишетеп, өйрәнеп үсә. Аннан, мәктәптә укучы һәр бала, дәүләт теле буларак, атнасына 2 сәгать татар теле укыды.
– Ә ни өчен үткән заманда сөйлисез?
– Ноябрьнең унберендә татар теле сәгатьләре бетерелде. Хәзер һәр укучы атнасына ике сәгать туган телен өйрәнә.
Татар телен укыту тирәсендә ыгы-зыгылар башлангач, прокуратура вәкилләре Чепья урта мәктәбенә дә килгән. Укыту программаларын тикшергәннәр. Нәтиҗәдә, татар телен укыту кыскартылып, дүрт татар теле укытучысына унар сәгать дәрес калган. Укытучыларның берсе башлангыч сыйныфларны укытырга күчәчәк, моның өчен махсус курслар узган. Тагын берсе лаеклы ялга китәчәк.
– Дөресен генә әйткәндә, берничә ата-ана: «Безгә татар теле кирәкми», – дип прокуратурага хат язган, – диде Сәйдәш абый. – Быелгы уку елына кадәр татар телен дәүләт теле буларак укытуга каршы чыккан кеше юк иде. Ата-аналар бер-берсеннән ишетә, күрә. Укымаска да мөмкин, дигән хәбәр таралуга, безнекеләр дә кушылды. «Безнең балаларга бик авыр биремнәр бирәләр. Унтугызынчы йөз әдәбияты нәрсәгә кирәк, аны алар барыбер аңламый», – ди ата-аналар.
– Шулай фикер йөртүчеләр арасында татарлар бармы? – дим.
– Чын татар гаиләләре алай ук әйтми, әмма башка милләт, катнаш гаиләләр арасында андыйлар очрый. Миңа калса, чынлап та, башка милләт балалары өчен татар теле укыту программасы авыррак иде. Бәлки күбрәк сөйләм теленә игътибар бирергә кирәк булгандыр.
Шулай да Чепья урта мәктәбе директоры төшенкелеккә бирелми: яңа уку елында атнасына өстәмә
ике сәгать туган тел дәресе кертергә җыена.
– Укучылар, кайсы милләттән булуларына карап, сыйныфларга бүленә. Катнаш никахтан булган гаиләләр күбрәк татар телен сайлый. Хәтта удмурт, мари балалары арасында да татар теле дәресен сайлаучылар бар. Ничек кенә булмасын, атнасына ике сәгать туган тел дәресе бик аз. Ничек тә өстәмә ике сәгатькә урын табарбыз, Алла боерса.
– Соңгы елларда укучылар саны 300дән артык тора. Мәктәпнең киләчәге бар, –диде директор Сәйдәш Нурмиев.
«БЕЗНЕКЕЛӘР – ИҢ МАТУРЛАРЫ!
Чепья мәктәбендә укучылар үзгә тоелды, төс-кыяфәтләре белән диюем. Җирән чәчлеләр, кап‑кара күзлеләр, сары чәчле, яшел күзле малай-кызлар дисеңме.
– Төрле милләт балалары булганга шулай төрле алар, – дип елмайды директор. – Катнаш никахтан туган малай-кызлар аеруча сөйкемле. Мин аны гел әйтәм: безнең мәктәп балалары иң матурлары!
Мәктәпнең дүрт автобусы, көн саен икешәр рейс ясап, балаларны авылларга барып ала, дәресләр беткәч кайтарып куя. Авыл исемнәре кызык тоелды: Яңгырчы, Күскем, Сырия, Тагашур, Сизнер, Мельничная – болары удмурт авыллары. Пыжмара, Чепья, Куремьял – татар авыллары: керәшен татары авыллары – Иске Чепья, Дорга; мари авылы – Улисьял. Укыту рус телендә бара.
1844 елда эшли башлаган Чепья урта мәктәбе гомер-гомергә Балтач районындагы иң зур мәктәпләрнең берсе саналган. Биредә меңәр бала укыган вакытлар да булган.
– Соңгы елларда укучылар саны 300дән артык тора, – диде Сәйдәш Нурмиев. – Киләсе елларга да шуннан кимергә тиеш түгелбез. Ике ел элек мәктәп белән янәшә балалар бакчасы салып куйдылар. 120 урынга исәпләнгән ул. Тик бакчада урын барыбыр җитми, балалар саны бик күп. Шулай булгач, мәктәпнең киләчәге бар. Моңа һич шикләнмим.
Кайсы мәктәпкә барып чыксаң да, укудан тыш аларның янә бер шөгыль-кызыксынулары була. Чепья урта мәктәбе укучылары спорт белән «җенләнгән». Стандартларга туры китереп эшләнгән ачык боз мәйданы, ике спортзаллары бар. Кул көрәше, билбау көрәше, хоккей (үзләренең махсус формалары бар), футбол – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Район күләмендә ярышлар да еш кына Чепья урта мәктәбендә уза.
– Төрле авыллардан килеп укуның зур кимчелеге – укучылар кичке якта мәктәпкә килә алмый, – ди директор. – Алар бит әле өчкә, дүрткә мәктәп автобусы белән кайтып кына җитә. Шулай да 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары өчен җомга көн «бәйрәм» ясадык – бу көнне автобус ике тапкыр әйләнә. Укучылар, кичен мәктәпкә килеп, спорт белән шөгыльләнә, имтиханнарга әзерләнә.
«УКЫРГА ӨЙРӘНЕП КИЛҮ ХӘЕРЛЕРӘК!»
Без килгәндә Чепья мәктәбендә кызу эш бара иде. Белем бирү йортының ике гектар җире бар. Ел буе үзләренә җитәрлек суган, кишер, чөгендер үстерәләр.
– Хәзер балаларны кул хезмәтенә бик кушып булмый, закон буенча да ярамый бит, – ди Сәйдәш Нурмиев. – Шуңа күрә җир эшкәртергә мотоблок алдык. Әлбәттә, бакчага балалар да чыга. Аларсыз гына булмый. Тик нигездә бакча техник персоналлар өстендә.
Авыл мәктәбендә бирелә торган белем дәрәҗәсе турында да сөйләштек. Узган ел ике мөгаллим, «Ел укытучысы – 2017» республика бәйгесендә катнашып, финалга чыккан. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Константин Грахов өченче урынны алган. Быел да ике укытучылары Казанга финалга узган. Ике ел элек, «Иң яхшы мәктәп» конкурсы кысаларында, беренче унлыкка кереп, ике миллион грант отканнар. Ул акчага мәктәпнең техник базасын тулысынча яңартканнар.
– Авыл мәктәбендә дә бер дигән мөмкинлекләр бар, – диде Константин Викторович. – Укучыларыбыз ел саен республика күләм олимпиадаларда урыннар ала. Шул ук ике миллион грантны да болай гына бирмиләр. Аның өчен бөтен күрсәткечләр югары булырга тиеш.
Сыйныфларга кереп укучылар белән күрешеп чыктым. Биш телдә сәламлиләр! Гаҗәп: бер класста синең белән биш телдә сөйләшәләр. Бу бит шәһәрнең бер текә билингваль үзәге түгел, ә гап‑гади авыл мәктәбе.
Беренче сыйныфка кергәч, алдагы партада утырган җирән чәчле, шомырт кара күзле, түгәрәк йөзле бер малайга күзем төште. Исеме Георгий, фамилиясе Смагин икән.
– Милләтең буенча кем син? – дим.
– Әтием рус, әнием удмурт. Ә әнинең әнисе башкорт булган…
– Безнең Гоша активист, бик яхшы укый, – дип сүзгә кушылды малайның сыйныф җитәкчесе Алена Туктарова.
– Шәһәр җирендә бала беренче сыйныфка кергәндә укый‑яза белсә, яхшырак дип әйтәләр. Сездә ничек? – дим укытучыга.
– Әлбәттә, укый белеп керсә яхшырак. Үзенә җиңелрәк булачак. Укучылар яңа елга кадәр үк мөстәкыйль эш язалар. Ә анда баланың үзенә укып эшләргә кирәк. Ни әйтсәң дә, бүгенге мәктәп программалары алдан өйрәнеп килгән балаларга йөз тота.
…Күпмилләтле Чепья мәктәбенә сокланып кайттым. Төрле милләт вәкилләренең бергә дус‑тату яшәп, төрле телләрне үзләштереп, укып, әнә нинди уңышларга ирешеп булганлыгына ачык мисал алар
Беренче сыйныфка кергәч, алдагы партада утырган җирән чәчле, шомырт кара күзле, түгәрәк йөзле бер малайга күзем төште. Исеме Георгий, фамилиясе Смагин икән.
Фотограф: Александр Ефремов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев