Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бу оекны сиңа кадәр алган идем”

Кияү белән кәләшләрнең мә­шәкатьләре артмагае. Яшьләр­не туй алдыннан никах киле­шүе төзергә мәҗбүр ит­мәк­челәр әнә. Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитетына шундый эчтәлектәге тәкъдим килеп ирешкән. Шул рәвешле, булачак ир белән хатынга аерылышырга туры килгән очракта, бергә туплаган байлыкны бүлү эшен җиңеләйтмәкчеләр. Тик бу – каш ясыйм дип, күз чыгару түгелме?

Канун проектын Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, кияү белән кәләшне ЗАГСка фәкать никах килешүе белән генә кертергә кирәк. Иң элек килешүгә имза куйсыннар, ә аннары балдак кисәләр дә була, янәсе. Депутат өйлә­не­шергә теләүчеләргә әлеге документны бушлай рәсмиләштерү хокукын тәэмин итәргә кирәк, дип тә әйткән. Мәсәлән, бу эш белән ЗАГСның райондагы бүлекчәләре шөгыльләнә ала, дигән Владимир Петров. Никах килешүе ир белән хатынны аерылышканда суд юлын таптаудан коткарачак, дип фаразлаганнар.


Өйләнешергә теләүчеләрне кайгыртулары юктан гына түгел. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдә һәр икенче никах таркала. Былтыр ил күләмендә 1,05 миллион гаилә төзелсә, ел дәвамында 611 мең пар аерылышкан. 2016 елда 986 мең пар язылышса, 608 меңенең бәхете җиме­релгән. Бездә дә хәлләр шул тирә. Татарстанда 1 мең никахка 503 аерылышу очрагы туры килә. Былтыр республикада 26 мең 983 пар язылышса, 13 мең 586 гаилә таркалган. Аерылышучыларның күбесе судка мөрәҗәгать итә. Менә шунда бергә туплаган байлыкны, күз карасы кебек тәрбияләп үстергән баланы бүлү проблемалары башлана да инде.


Башкаладагы нотариаль контора нотариусы Дания Сафиуллина әйтүенчә, никах килешүе төзүдән куркырга кирәкми. “Бу ни өчендер безнең менталитетка туры килми дип санала. Әмма ир белән хатын булып яши башлаганчы ук, алдан барысын да уртага салып сөйләшеп куюның бернинди дә начарлыгы юк. Соңгы елларда никах килешүе төзергә теләүчеләр саны арта башлады. Бу гадәти хәлгә әйләнсен өчен, аңлату эшләре җитми”, – ди белгеч.


Казанда никах килешүенең бәясе 5 мең сумнан башлана. Иң мөһиме, ир дә, хатын да моңа риза булырга тиеш. Документны өйлә­нешкәнче үк төзеп куярга да ярый. Тик ул туй көненнән соң гына үз көченә керәчәк. Никах килешүен нотариуста раслату да мәҗүри. Югыйсә, ул законлы көчкә ия булмый. Документ милек мөнәсә­бәт­ләрен генә җайга сала. Анда өйдә кем савыт-саба юачагын, ә кем кибеткә йөриячәген теркәп булмый. Никах килешүендә ир белән хатын бер-берсенең кеременә, гаилә чыгымнарында ни дәрәҗәдә катнашачакларын; аерылышкан очракта нинди милекнең кемгә калуын билгели. Никах килешүе булган милеккә һәм шулай ук булачак милеккә кагылышлы итеп тә төзелә ала. Ил күләмендә елына уртача 50 мең никах килешүе теркәлә икән.


Гаилә адвокаты Рамил Харисов фикеренчә, яшьләрне никах киле­шүе төзергә мәҗбүр итү өйлә­не­шергә теләүчеләр санын киметә­чәк. Шуңа күрә ашыгып карар кабул иткәнче, барысын да яхшылап уйларга киңәш иткән ул. “Әйе, Европа һәм Америкада никах киле­шүе төзү гадәти күренеш булып санала. Биредә милеккә хокук мәсьә­ләсенә зур игътибар бирелә. Бездә исә сөйгәнеңә: “Әйдә, никах киле­шүе төзибез”, – дигән тәкъдим бер генә төрле: “Мин сиңа ышанмыйм”, – дип ишетеләчәк. Яшьләрне мәҗ­бүри рәвештә документка имза куярга мәҗбүр итә башласалар, алар, гомумән, ЗАГСка барудан баш тарта башларга да мөмкин”, – ди белгеч.


Татарстан Фәннәр академия­се­нең Гаилә һәм демография үзәге директоры Флера Илдарханова әйтүенчә, яңалык хуплау тапмаячак. “Гаилә коручылар арасында бай­лар да, фәкыйрьләр дә бар. Бөтен кешегә рәттән никах киле­шүе төзетүнең нигә кирәге бар? Әлеге документ кирәк булганнар моның җаен үзләре дә кайгырта ала. Тагын шунысы да бар: бер-берсен табышкан, кавышкан, гомер буе бәхет диңгезендә йөзәргә вәгъдәләр бирешкән парларны ЗАГСта: “Сез аерылышырга да мөм­кин”, – дигән кебек каршы алу дө­рес түгел, минемчә. Яшь гаиләләргә ярдәм итәргә телиләр икән, никах килешүе түгел, процентсыз “никах кредиты” тәкъдим итсеннәр әнә”, – ди Флера Илдарханова.


Аның сүзләренә караганда, гаилә төзергә әзер булу күпкә мө­һимрәк. Хәтерләсәгез, быел Татарстан мәктәпләрендә “Гаилә нигез­ләре” дәресе пәйда булырга мөм­кин, дип тә хәбәр иткәннәр иде. Шул рәвешле укучыларга бәхетле, тулы гаиләләрнең өстенлекле як­ларын күрсәтмәкчеләр. Флера Илдарханова әйтүенчә, әлеге мәсьәлә ахырына кадәр хәл ителеп бет­мәгән әле. “Гаилә тормышына әзер­лек ул – үзе бер фән. Аңа өстән кушып кына өйрәтеп булмый”, – ди ул. Бер-берсен күралмыйча, аерылышу чигенә барып җитүчеләрне никах килешүенең туктатып калуы да икеле.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев