Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буа районында җир убылган: «Бу – Буага да куркыныч яный дигән сүз»

Автор: Чулпан ШАКИРОВА Буа районы басуында җир убылган. Моны "була торган хәл" дип бәяләүчеләр дә, "Шәкүр карак"ның җир астындагы бункерлары ишелгән дип юраучылар да бар. Ә галимнәр исә моңа кул селтәмәскә куша, бер убылып күрсәткән җир, тагын убылырга, шәһәргә зыян салырга мөмкин, диләр. Халыкта «җир» сүзе нык көчле мәгънәләрдә йөри....

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Буа районы басуында җир убылган. Моны "була торган хәл" дип бәяләүчеләр дә, "Шәкүр карак"ның җир астындагы бункерлары ишелгән дип юраучылар да бар. Ә галимнәр исә моңа кул селтәмәскә куша, бер убылып күрсәткән җир, тагын убылырга, шәһәргә зыян салырга мөмкин, диләр.

Халыкта «җир» сүзе нык көчле мәгънәләрдә йөри. «Туган җир», «Кендек каны тамган җир», «Җир йоткан», «Җирсү». Шулар янында тагын «Җир дә күтәрә алмаган" дигәне дә бар.

Буа районының Лашчы авылы янындагы кырда җир убылып төшкән дигән хәбәр алгач та, шул сүз телгә керде. Социаль челтәрләрдә "Гөнаһлар өчен җир күтәрә алмаган" дигән фикерләр язучылар булды.

Нинди гөнаһларыбызны җир күтәрә алмады икән?

«Халык бездә динле, тәртипле"

МЧС хәбәрләрендә әлеге гадәттән тыш хәлнең булган урыны "Средний Лащи" авылында дип бара. Районга шалтыраткач, безгә ялгыш мәгълүмат бирделәр - бу авылны Югары Лашчы авылы җирлегенә керә диделәр. Без, ялгышуыбызны белмичә, шушы авыл кешеләреннән җир убылу турында сораша башладык.

Күкрәп үскән иген кыры ишелүенә кемнең гөнаһы сәбәпче икәнен иң элек Югары Лашчы авылы остабикәсе Гөлфия апа Шаминовадан сорадык. Ул әлеге хәл турында хәбәрдар булмаса да, болай дип сөйләде.

-Гөнаһсыз кеше булмас, адәм баласы башыннан алып аягына кадәр гөнаһлы, - диде ул. - Әмма бездә халык тәртипле. Мәчеткә күп кеше йөри. Җомгаларда аеруча күп җыелалар. Шунысы куандыра, соңгы елларда яшьләр дә намазга басты. Эчеп, тәртипсезләнеп йөрүчеләр, гомумән, юк. Тыныч җирдә яшибез. Җил-давыл да әллә ни зур зыяннар салмый, Аллага шөкер. Халык бездә бөтен эшне күмәк эшли. Бәрәңге утыртканда, алганда бәрәңге саен бер кеше җыела. Авылдашлар тырыш та, динле дә.

Аның сүзләрен Фәрит хәзрәт тә раслады. Авылда ел саен җәйге мөселман балалар лагере дә эшләп килә икән.

Кыскасы, җир убылу бу авылга хас түгел. Киресенчә, шундый бердәм, тырыш, тәртипле авылда килеп чыккан хәл булса, аптырыр идең.

Кызыксына башлагач, җир убылган авылның башка җирлеккә каравын ачыкладык.

"Гөнаһларыбыз өчен түләү дип уйламыйм, намазга йөрибез..."

Буа районында Лашчы авыллары берничә булып чыкты. Урта Лашчы - Күзби Кильдураз авыл җирлегенә керә. Хасил булган упкын шунда.

8гә8 метр киңлектә, 6-7 метр тирәнлектәге әлеге базны шушы кырда эшләүче комбайнчы Иршат Ибләминов күрә.

- Августларда әйбәт иде әле ул җирләр. Булса, шул сентябрь башында ишелеп төшкәндер, - ди Кильдураз авыл җирлеге башлыгы Ринат Гыймранов. - Кыр уртасы, тигезлек җирдә булган бу хәл. Мондый хәлләр Ульян өлкәсендә еш күзәтелә, диләр.

- Гадәттән тыш хәл булса да, мин моны ниндидер гөнаһларыбыз өчен түләү димәс идем. Безнең җирлеккә керүче 7 авылда 4 мәчет бар. Күзби - бер генә урамлы чын татар авылы. Монда эчеп, тәртипсезләнеп йөрүчеләр юк. Мәчетләрнең ишекләренә дә йозак салынмаган. Җомгалар бик матур үтә. Үзем дә җомга намазына йөрим. "Халык тәртипсез, әдәпсез, шуның аркасында Ходай җәзалый", - димәс идем.

"Ярый әле, комбайн егылып төшмәгән"

Әлеге җирләр Рөстәм Аюповның фермер хуҗалыгыныкы. Монда быел бодай иккәннәр. Фермер җир ишелеп төшү аркасында күпме уңышын югалтканын исәпләргә дә теләмәде.

-Иң мөһиме - комбайн егылып төшмәгән, Ходай саклаган, - диде ул. - Чокыр кайчан хасил булганын белмибез, язын бодай чәчтек, эшкәрттек, гербицидлар сиптек, барысы да яхшы иде. Кыр уртасында ул, гел күз алдындагы җир түгел. Комбайнчылар дүрт көн элек шул җирне суктырырга кереште. Бәхеткә, якты күздә күреп ала комбайнчы егет. Алла сакласын, комбайны белән җир астына китмәгән.

Рөстәм Аюпов бу җирләрдә биш елдан бирле иген үстерә.

-Чокырдагы балчык һаман аска китә, утыра. Аны әйләндереп, киртәләп алырга кирәк булыр инде. Тора-бара аны күмдермичә дә булмас. Шулай да мин аны тагын җәелеп китәр дип уйламыйм, - диде ул.

Шәкүр каракның алтыны яшерелгән бункер убылган?

Буада яшәүче Илдар Сабирҗановның әлеге хәлгә карата фикере мондый:

-Ул чокырларны казырга кирәк. Чөнки Шәкүр каракның барлык яшәгән урыны - җир астында. Моны тарихтан беләбез. Апас районында да бар аның "өйләре", әмма аны таба гына алмыйлар. Шәкүр карак бит ул байларны талап, әйберләрне ярлы халыкка тараткан . Җир астында аның бункерлары булган. Ә Лашчы авылы Апас җирлекләре белән чиктәш.

Миңа Шәкүр каракның җир асты бункерлары турында бер бабайның сөйләгәне бар иде. Ул аларга ерактан тоннельләр аша кергән. Менә шуңа күрә аны тота алмаганнар да инде. Еллар узу белән бункер һәм тоннельнең таяну баганалары чери бит. Җир убылу буенча минем версия - Шәкүр каракның "өе" ишелү, - диде.

"Җир убылу - Буа районы өчен аномаль хәл"

- Җир убылу табигый яки техноген сәбәпләр аркасында булырга мөмкин, - ди КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының гомум геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты Айрат Латыйпов. - Техноген фактор җир астыннан табигый байлыклар алган урыннарда очрый. Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында, мәсәлән. Грунт шахтага тоташса, шундый җир убылулар барлыкка килә.

Буа районы өчен бу аномаль хәл. Монда теге яисә бу табигый байлыклар алыну турында да ишеткәнем юк иде. Шуңа күрә бу, "карст процессы" булырга мөмкин, - диде галим.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X