Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буа районында фаҗига: «Без котыла алдык, ә дустым трактор белән су астына китте»

Кичә Буа районында күңелсез хәл булган. Кыят күпере аша чыкканда, өч ир-ат утырган трактор Зөя елгасына төшеп киткән. Икесен коткарганнар, берсенең гәүдәсен әле дә таба алмыйлар. “ВТ” хәбәрчесе әлеге хәлләргә ачыклык кертү өчен Буа районының Кыят җирлеге башлыгы Евгения Коруновага шалтыратты.

– Ел саен ниндидер күңелсез хәл чыгып тора. Безнең районда Черки Кильдуразы һәм Кыят авылы күперләре түбән урнашкан. Ел саен аларны су баса. Ике көн элек кенә күпергә керергә ярамый дигән билгеләр һәм шлагбаум куйган идек, – дип сөйли Евгения Сергеевна.
Кеше үлеме белән тәмамланган фаҗига моннан ун ел элек булган. Ул чакта җиде яшьлек малай баткан. Бу күпергә кермәскә, елганы башка юлдан урап узарга кирәклеге язылган булса да, ирләрне бу куркытмаган.

– Без батарбыз дип уйламадык та. Дустым Александр Сиротов белән Мәскәүгә китүебез иде. Безнең гаиләләребез юк. Ялгыз яшибез. Дустымның өч энесе, әнисе бар. Минем якыннарым калмады. Авылдашыбыз Борис Герасимовның тракторда безне озатып куюын сорадык. Янәсе, күпер аша чыксак, юлны кыскартабыз. Тик булмады. Бер мәлне суга киттек. Аллага шөкер, гомеребез бетмәгәч, чыга алдык. Борис белән без котыла алдык, ә дустым трактор белән су астына китте. Гәүдәсен кичәдән бирле эзлиләр. Йөрәк елый, күңелдә үкенеч. Тик хәзер соң инде, – ди Александр Старостин.

Борисның исән калуын авыл халкы могҗизага тиңли. Трактор руле артында ул булган. Аның гаиләсе бар. Хатын, өч баласы бәхетенә исән калгандыр, диләр.

Чыганак:https://vatantat.ru/2020/03/bua-rajonynda-fa%d2%97iga-bez-kotyla-aldyk-%d3%99-dustym-traktor-bel%d3%99n-su-astyna-kitte/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X