Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буада пенсионер ханымны үтерүдә шикләнелгән ир-атны Краснодарда тапканнар

Ир-атка карата җинаять эше тикшерелә.

26 нчы июль көнне иртән Буа шәһәре Маяковский урамында урнашкан йортларның берсендә баш мие җәрәхәте белән 78 яшьлек пенсионер ханымның мәете табыла. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте, "з" пункты (мәкерле ният белән үтерү), 162 нче маддәсенең 4 нче часте, "в" пункты буенча (талау) җинаять эше кузгаткан.


Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылуда шикләнелгән 31 яшьлек ир-ат тоткарлана.

Тикшерү версиясе буенча, исерек ир-ат, берәр кыйммәтле әйбер урлау максаты белән, төнлә пенсионер ханымның өенә үтеп керә. Тавыштан уянган хуҗабикәгә юлыгып, ул берничә тапкыр аның башына таяк белән суга. Алган җәрәхәтләреннән ханым шунда ук җан бирә. Аннан үтерүче 900 сум акча урлап, җинаять урыныннан кача. Хуҗабикәнең мәетенә көн саен иртән әнисенең хәлен белергә кергән улы тап була.

Җинаять кылуда шикләнелүче ир-ат полиция хезмәткәрләре тарафыннан Краснодарда кулга алына.

Хәзерге вакытта ир-ат үз гаебен таныган. Тикшерүче үтенече буенча суд аңа карата сак астына ябу чарасын сайлаган.

Тикшерү җитәрлек күләмдә дәлилләр туплауга юнәлдерелгән чаралары үткәрә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

(Гөлнар Гарифуллина әзерләде)

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X