Бүген - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.
Бу бәйрәм мәңгелек кыйммәтләрне – гаилә бәхетен, өй җылысын, якын кешеләрең белән аралашу шатлыгын гәүдәләндерә. Ныклы, тату гаилә һәрчак җәмгыятьнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне саклаучы ышанычлы нигезе. Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләү нәкъ менә гаиләдән башлана. Районыбызда үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Үзара хөрмәт, мәхәббәт, намуслы тырыш хезмәт беренче урынга куелган мондый гаиләләрдә илебезнең лаеклы гражданнары булырлык эшчән, тәртипле балалар тәрбияләнә. Бер-берсенә терәк булып озын тормыш юлы узган, “алтын” туйларына җиткән парлар олы хөрмәткә лаек. Алар яшьләргә мәхәббәт һәм тугрылык үрнәген күрсәтә.
Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.
Бәйрәм белән һәрберегезне! Гаиләгезне саклап, һәряктан яклап, кадерен белеп яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев