Бүген Татарстанда Рәис, төбәк һәм муниципаль депутатларны сайлаулар узачак
Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Сайлауларда республика халкы Татарстан Рәисен билгеләячәк. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
Татарстан Рәисе вазыйфасына дүрт кандидат дәгъва кыла:
- республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), ул игътибарны халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтә;
- Дәүләт Советы депутаты һәм эшмәкәр Руслан Йосыпов (ЛДПР), ул үз кампаниясен гражданнар һәм яшьләр белән аралашуга юнәлдергән;
- традицион кыйммәтләрне тәкъдим итүче тәҗрибәле сәясәтче Хафиз Миргалимов (КПРФ);
- пенсионерлар хокуклары өчен көрәшүче радиофизик һәм эшмәкәр Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе).
Муниципаль сайлауларда рекордлы санда катнашучылар теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат.
Алар арасында – «Бердәм Россия» (5,5 меңгә якын), «Яңа кешеләр» (1,5 мең), ЛДПР (510), КПРФ (465), «Гадел Россия» (353), «Россия коммунистлары», Россия пенсионерлар партиясе, «Яшелләр», «Яблоко» һәм «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте (160) вәкилләре. 2,6 меңнән артык кеше үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнаша.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-tatarstanda-rais-tobak-ham-municipal-deputatlarny-sailaular-uzacak-5910844
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев