-Безнең институтта чит ил студентлары рус телен өйрәнә. Шулар белән танышып, узган ел кыш көнне татар җырлары белән видео төшерү идеясе туды.
Мин 9-10 сыйныфта ук татар телен популярлаштаруда үз өлешемне дә кертергә дип максат куйган идем. Ютубта каналым барлыкка килгәч, шуның аша татар җырларын башкаларга да танытырга уйладым.
4. Син әле җырлар да иҗат итәсең, соverлар ясыйсың, тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнәсең, башка мин белмәгән һөнәрләрең дә бардыр. Алар турында да сөйләп кит әле.
-Чаллы егете Газиз Фәттахның «Безнең тәҗрибә» дигән проекты бар. Миңа да бу кызык булып китте һәм фильмнарны тәрҗемә итүдә үземнең дә өлешемне кертергә теләдем. Шулай итеп тәрҗемәләргә керештем. Киләчәктә бу проектны тагын да үстерәсе, күбрәк кешеләрне җәлеп итәсе килә.
Укыту эшен узган ел башладым. Бу эш башта кызыграк иде, тик ахырдан нигәдер сүрелдем. Тагын укытырмынмы-юкмы белмим. Мин чит телләрне өйрәнергә яратам, чит ил кешеләре белән бик теләп аралашам. Хәзер педагогик юнәлештә инглиз-алман телләрен укыйм. Алман телен өйрәнәм, аны камилләштерәсем килә.
Булатның яңа гына табадан төшкән coverы:
Булатны чит телләрне өйрәнергә - туганы Сердар, укытырга әти-әнисе илһамландырган. Ә инглиз телен өйрәнүдә бик зур этәргечне аның кураторы бирә. Булат Илһам Шакиров җырларын яратып тыңлый. Аны тыңлаганнан соң, минем каверлар язарга теләк туа, ди ул. «Илһамны тыңлагач илһам килә инде, тагын кем килсен?»-, дип көлеп сөйли Булат.
Булатның иҗаты белән бу сылтамага кереп тагын да якыннанрак таныша аласыз.
Булат барлык планнары белән да уртаклашмады, «чөнки аларны сөйләсәң, тормышка ашмаулары да мөмкин». Бары болай диде: «Мин я бик яхшы укытучы булам, я әйбәт тәрҗемәче булырмын».
Нет комментариев