Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булмаган каравылчы өчен Татарстанда мәктәп директоры ике ел буе хезмәт хакы алган

Ир-ат, үз вазифасыннан файдаланып, танышын мәктәпкә эшкә "урнаштырган" һәм аның өчен хезмәт хакы алып барган.

Татарстанда мәктәп директоры "ялган" каравылчы өчен ике ел буе хезмәт хакы алып яшәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2015 елның октябрендә Апас районының Иске Йомралы урта мәктәбе директоры, каравылчыны вазифасыннан азат итеп, аның урынына үз танышын эшкә урнаштырган. Ике ел дәвамында ул аның өчен хезмәт хакы алып яшәгән.

Директорның бу законсыз гамәлләре җирле бюджетка 140 мең сумнан артык зыян салган.

Директор үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата ике маддә буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев