Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычың булса, өеңдә генә утыр

Ярты ел эчендә бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаучы Татарстан кешеләренең саны 13 000нән 24 000гә җиткән. Бу хакта россия Суд приставлары федераль хезмәте хәбәр итә.

Россиядә бурычы аркасында 963 мең кешенең читкә чыга алмавы билгеле. Узган ел азагына андыйлар саны 784 мең булган. Шулай итеп, читкә чыга алмаучы бурычлылар сан чирек тапкыр диярлек арткан. Аларның гомуми бурыч суммасы - 650 миллиард сум.
Бүгенгә чит илгә чыгудан мәхрүм ителгән 963 мең бурычлы кешенең 40 %ы (409 мең) - алимент түләмәүчеләр. 20 %ы (198 мең) - руль артына исерек килеш утырып, штраф түли алмыйча бурычка батучылар.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев