Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буш түгел, Путин

Авыл җирендә элек-электән һәркемнең кушаматы булган. Шулай эндәшкәнгә күбесенең ачуы да килмәгән. Хәзер дә кушамат алуың ерак йөрми.

Элек "куян", "үрдәк", "каз" кебек кушаматлар модада булса, хәзер заманга яраклаштырып кушалар: Ленин, Сталин, Хрущев, Путин һәм башкалар. Күрше авылларның берсендә яшәүченең ничек кушамат алуын сөйлим әле. Кызу көннәрнең берсендә басуда "Беларус" тракторының арткы тәгәрмәче тишелә. Тракторчы бар тырышлыгын җыеп, тәгәрмәчне салдырып ятканда хуҗалык рәисе килеп чыга да, кызу гына: "Син бушмы?"- дип сорый. Тәгәрмәч салдырып азапланган тракторчы моңа бик хәтере кала, билгеле. Ул рәискә акаеп карап ала да, исе китмичә генә: "Юк, мин Буш түгел, мин - Путин",- дип җавап кайтара. Тракторчының кушаматы, чыннан да, Путин була.

Данил Гәлләмов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев