Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушлай дәвалыйбыз, диделәр дә…

– Кесә телефоныма бер матурлык салоныннан шалтыраттылар. Ягымлы тавышлы кыз сүзен: «Бездә бүген акция – косметолог хезмәтләре бушлай», – дип башлады да үзләрендә иң яхшы косметологлар эшләве, алар ясый торган процедураларның бит тиресен йомшартуы һәм яшәртүе турында сөйләде. Кыскасы, кызыктырды бу мине.

Билгеләнгән вакытка матурлык салонына киттем. Чыннан да, бик әйбәт косметолог эшли икән. Башта битемне чистартты, аннары йомшарта торган маска сылап куйды, берочтан тиремә анализ да ясады. Миңа 38 яшь һәм бу тиремдә дә чагылыш тапмый калмый. Гел яшь булып каласы килсә дә, тирене картаюдан саклау өчен әллә ни көч куйганым да, косметологларга йөргәнем дә юк иде. Әлеге салондагы косметолог кыз: «Битегезнең тиресе бик начар хәлдә. Шушылай дәвам итсә, бер-ике елдан әбигә әйләнәсез бит», – дип котымны алды. 40 яшьтә кемнең әби буласы килсен! Косметолог нинди процедуралар ясарга кирәклеген әйтеп чыкты. Аннары һәрберсенең бәясен санап күрсәтте. Хәйран гына сумма икән. Янымда аның кадәр акчам юк, булса да, ул кадәр сумманы ничек бит тиресен яшәртүгә генә тотып бетерәсең, дидем. Салондагы кызлар: «Бер дә борчылмагыз! Без әйткән процедураларга нәкъ менә бүген язылсагыз, бәясе бермә-бер арзанрак булачак, ул акчаны кичектереп тә түләргә мөмкин», – дип аңлаттылар. Паспортымны сорап алып, килешү төзеделәр. Өйгә шатланып кайтып кергән идем, ирем генә җиргә төшерде. Болар сиңа үз хезмәтләрен кредит итеп таккан бит, ди. Ләкин мин кредит алырга ризалыгымны бирмәдем бит. Ничек шулай була соң инде?

ГӨЛНАЗ,

Казан шәһәре

Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

– Кичектереп түләү (рассрочка) дигәндә, күпчелек очракта гадәти кредит килешүе төзелә шул. Салоннарда мондый «вак» нәрсәне әйтеп торуны гына кирәк тапмыйлар.

Бу очракта нәрсә эшләргә була соң? «Кулланучы кредиты (займ) турында»гы 352нче Федераль канунның 11нче маддәсендә әйтелгәнчә, займ алганның беренче көннәрендә аны кире кайтарырга була, бу очракта штраф та салынмый, комиссия дә алып калынмый. Сез бары тик займ акчасын кулланган шул берничә көн өчен процент акчасын гына түләргә тиеш буласыз. Ләкин кредит килешүе банк белән төзелә, ә аны өзгәнче, сезгә салон белән төзелгән сату-алу килешүен өзәргә кирәк булачак. Ягъни салон, сезнең белән сату-алу килешүе төзегәннән соң, кредит килешүен банк белән үзе төзи, сезгә «эш» калдырмый.

«Кулланучы хокукын яклау турында»гы Законның 32нче маддәсе нигезендә, кулланучы теге яки бу хезмәтне күрсәтү килешүеннән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала, ләкин хезмәтнең башкарылган кадәресе өчен акчасын түләргә тиеш була. Хезмәт күрсәтү турындагы килешүне өзү өчен кичекмәстән салон хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ике нөсхәдә дәгъва (претензия) язып алып барыгыз, анда үзегезнең килешүне өзәргә теләвегезне күрсәтегез һәм сәбәбен аңлатыгыз («салон хезмәткәрләре әлеге килешүнең кредит алу икәнен аңлатмады»). Бер дәгъва язуын салон җитәкчелегенә бирергә, икенчесен, җитәкчедән имзасын куйдыртып, үзегезгә алып калырга кирәк. Әгәр салонда сезнең дәгъва язуын алудан баш тарталар икән, аны салонга заказлы хат белән юллагыз. Алар дәгъва язуын алган булып саналачак.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев