Саба таңнары

Буыннар авыртканда нишләргә?

Буыннар авыртканнан тоз белән бал булыша. Моның өчен бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатабыз. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябабыз да җылы итеп төрәбез. Компрессны кичтән куеп, иртән генә алабыз. Авырту басылганчы һәр көн кабатлыйбыз.

Тагын бер рецепт:

3 аш кашыгы даруханәдә сатыла торган камфара маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатабыз. Катнашманы кәбестә яфрагы өстенә куеп, авырткан урынны төрәбез. Өстен җылы әйбер белән каплап, 2-4 сәгать буена тотабыз.

http://www.shahrikazan.com


 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: