Бәя үссә үссен...
Әллә язны көтә-көтә тәмам арып беткәннәрме, илдә яшәүчеләр арасында бәяләр артуга борчылу белдерүчеләр саны кимегән. “Левада-үзәк” үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе бу хакта сорагач, кул гына селтәгән. Белгечләр россиялеләрне барыннан да бигрәк нинди проблемалар борчый, дигән сорауга җавап табарга тырышкан.
Респондентларның 63 процентына бәяләрнең айлап түгел, көнләп үсүе тынгылык бирми. 2016 елда үткәрелгән шушындый ук сораштыру барышында бу уңайдан хафаланучылар 15 процентка күбрәк булган. Икенче урында – фәкыйрьлек. Илдә яшәүчеләрнең 47 процентын әлеге проблема борчый. Беренче өчлеккә эшсезлек мәсьәләсе дә эләккән. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты шул хакта әйткән. Соңгы ике елда фәкыйрьлек һәм эшсезлеккә бәйле тынгысызлык белдерүчеләр үзгәрешсез, ди белгечләр.
Тагын бер нәрсәне искәрткәннәр: ил халкы арасында икътисади кризис турында уйлаучылар да кимегән. Бу хакта борчылучылар исемлекнең бишенче баскычында. Ә ришвәтчелек турында уйлап баш ватучылар, киресенчә, ике елда 14 процентка арткан һәм дүртенче урынга күтәрелгән. Моны мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы көрәшне күбрәк яктырта башлау белән аңлатканнар. Медицина хезмәтенең акчага корылган булуы, түләүле уку, түрәләрнең башбаштаклыгы кебек мәсьәләләр дә илдә яшәүчеләрнең төн йокысын качыра, ди. Респондентларны полиция хемәткәрләренең дорфалыгы аз борчый. Сораштыруда катнашучыларның нибары 7 проценты шулай дигән. Белгечләр әйтүенчә, илдә яшәүчеләр арасында бәяләр артуга борчылу белдерүчеләр саны кимүе икътисадның тотрыклануы турында сөйли. Хәер, россиялеләр тормыш шартларына яраклашып яшәргә күнеккән, шуңа күрә дәшмәүне артыграк күрәләр, дип фикер йөртүчеләр дә җитәрлек. Борчылудан ни файда? Башың гына авыртачак.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев