Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел гыйнвар аенда хезмәт хакы үсеше акрынайган

Хезмәт хакы үсеше динамикасы 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр төшкән.

2019 елның гыйнвар аенда россиялеләрнең хезмәт хакы үсеше 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр акрынайган. Әлеге мәгълүмат Россия Банкы материалларында китерелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Хезмәт хакының еллык үсешенә «май указлары» үтәлешенең йогынтысы кими. Бу реаль хезмәт хакы динамикасында да чагылыш тапты, аның үсеше 2016 елның уртасындагы минимумга – 0,2 процентка кадәр акрынайды», - дип искәртә регулятор икътисадка чираттагы комментарийда.

Анализ ясала торган чорда номиналь хезмәт хакы үсешенең еллык темплары акрынаюын дәвам иткән һәм 5,2 процент тәшкил иткән. Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, бу социаль өлкә һәм мәдәният хезмәткәрләренә  хезмәт компенсацияләрен максатчан күрсәткечкә якынайту белән бәйле.

«Халыкның реаль куллана торган кереме үсеше тукталды һәм 2019 елның гыйнварында ул 1,3 процентка кимеде», - диелә Россия Банкы материалларында.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев