Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Казанда Белем бәйрәме 2 сентябрьдә була

Казан мәктәпләре уку елын якшәмбе, 1 сентябрьдә, дә башлый ала.

Быел Белем көне дүшәмбе, 2 сентябрьдә узачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

«Без Белем көнен 2 сентябрьдә үткәрергә киңәш итәбез. Әмма һәр белем бирү учреждениесе мөстәкыйль карар кабул итәчәк: теләсәләр — 1 сентябрьдә үткәрерләр, теләсәләр — икесендә, чөнки 1 сентябрь ял көне була», -  дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.

Аның сүзләренчә, быел Казан мәктәпләренә беренче тапкыр 19 мең беренче сыйныф укучысы барачак, 120 меңгә якын мәктәп укучысы каникуллардан килә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим иткән, ул быел якшәмбегә туры килә.

«Уку елын 1 сентябрьдә башлау теләге - ата-аналарга һәм балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы омтылыш булыр иде», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Фото: архив tatar-inform

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев