Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Быел кукуруз уңышы узган елгыдан күбрәк чыга

Хәзерге вакытта 12,5 мең га мәйданда 52,5 мең тонна орлык кукурузы җыелган.

Быел бер гектардан чыккан кукуруз уңышы узган елгыга караганда 7,8 ц/га күбрәк. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә кукуруз җыю дәвам итә, шул исәптән орлык кукурузын да җыялар. Бүгенге көнгә 12,5 мең га мәйданда - 52,5 мең тонна орлык кукурузы җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 41,9 центнер тәшкил итә. Бу узган елгыга караганда 7,8 ц/га күбрәк.

Кукуруздан иң югары уңыш Мамадыш районында – 55 ц/га, 1,3 мең гектарда суктырылган. Буа районының төньяк зонасында – 52,8 ц/га. Әтнә һәм Балтач районнарында уңдырышлылык - бер гектардан 50 центнерга якын.

Фото: menzela.ru/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев