Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Россия Федерациясендә 355 рәсми Сабан туе үткәреләчәк

Быелгы үзенчәлек буларак аерым статуска ия булган Сабан туеның көннәре билгеле.

Быел Россия Федерациясендә 355 рәсми Сабан туе үткәреләчәк. Быелгы үзенчәлек буларак аерым статуска ия булган Сабан туйларның көннәре билгеле. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

Данис Шакиров бу саннарның рәсми булуы, Сабан туйларының саны асылда меңләгән булуын әйтте. “Бүгенге көндә 58 төбәктә һәм 30 чит илдә Сабан туйлар уздырыла. Әгәр дә ул рәсми сан икән, безнең татар оешмалары, татар төбәкләре, татарлар яшәгән төбәкләр һәм чит илләр ТР мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессына үзләренең гаризаларын язалар һәм заявкаларын бирәләр, шуннан соң көннәр билгеләнә. Бүгенге көндә ТР мәдәният министрлыгы биргән сан – ул 355. Безнең 272 Сабан туе Россия Федерациясе төбәкләрендә, 83 Сабан туе – 30 чит илдә. Әлбәттә, бу рәсми сан, болай Сабан туйларның саны меңләгән”, - диде Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.

Данис Шакиров монда аерым статуска ия булган Сабан туйлар саны турында да сүз бара, дип әйтте. “17 июнь көнне Алтай краенда без 25нче мәртәбә Сабан туй уздырабыз. Сабан туй Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә уздырыла. Бу Сабан туй төбәкара статуска ия. Анда Кемерово, Томск, Омск, Тыва һәм хәтта Казахстаннан да киләчәкләр. 23 июнь узган елны гына башланып киткән проект буенча Ык буе авыллары Сабан туе үтәчәк. Узган елны ул Башкортстанның Төмәнәк авылында узган иде, ә быел инде ул Азнакай районында узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләре катнашачак. Быел безнең 18 нче мәртәбә федераль Сабан туе уздырылачак. Ул Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә 7 июль көнне узачак. Ике көн рәттән, 6-7 июль көннәрендә уздырылачак. Беренче көнне татар сәнгать әһелләре концерты булачак, 7 се – үзе бер Сабан туй. Курган өлкәсенең Әлмән районында 9 нчы мәртәбә Бөтенроссия авыллар Сабан туе уздырыла. Ул 14 июльгә билгеләнгән. Шулай ук Казахстанда Кызылорда шәһәрендә республика күләмендә Сабан туй узачак. Ул сентябрь аена планлаштырыла”, - диде Данис Шакиров.

  • Аерым статуска ия булган Сабан туйлар:

17 июнь – Алтай крае

23 июнь – Азнакай районы

7 июль – Чувашия Республикасы Чабаксар шәһәре

14 июль – Курган өлкәсе Әлмән районы

Чамасы 14-15 сентябрь – Казахстан Республикасы Кызылорда шәһәре

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев