Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстан авылларында яшәүче 50 мең кеше пенсиягә өстәмә акча алачак

Әлеге өстәмә акчаны алу өчен кешенең авыл хуҗалыгында 30 еллык эш стажы булырга, ул эшләмәскә һәм авыл җирендә яшәргә тиеш.

Авыл хуҗалыгында 30 еллык эш стажы булган һәм авылда яшәүче татарстанлылар пенсияләренә 25 процентлы өстәмә акча алачак. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге категориягә кергән гражданнарның пенсиясе (аларга картлык һәм I, II төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар керә) фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты күләмендә, ягъни 1 мең 333 сумга артачак. III төркем инвалид-пенсионерлар 667 сум алачак», - дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе.

Әлеге өстәмә акчаны алу өчен кешенең авыл хуҗалыгында 30 еллык эш стажы булырга, ул эшләмәскә һәм авыл җирендә яшәргә тиеш, дип искәртте Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда әлеге шартларның барысы да үтәлгән 50 меңгә якын кеше бар.

«Моның өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды белгечләре мөстәкыйль рәвештә исәп-хисап ясаячак. Әгәр кешенең авыл җирендә эшләү турында өстәмә документлары бар икән, ул аларны пенсия алу урыны буенча Пенсия фондының территориаль идарәсенә китерә ала», - диде Эдуард Вафин.


 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев