Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстан лагерьларында балалары янына ата-аналары килә алмаячак

Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк.

Быел Татарстан лагерьларында ата-аналар көннәре уздырылмаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ул ата-аналарга лагерьларга бармаска киңәш итте. Бу коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр белән бәйле. «Ата-аналар көннәре каралмаган. Аңлау белән карарга кирәк. Мондый элемтәләр мөмкин түгел. Бу максаттан, туклану продуктларын китерү дә регламентланган», — диде Ләйлә Фазлыева.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина лагерьларда көн саен температураны үлчәп торачакларын әйтте. Ул да ата-аналар, туганнар, башка чит-ятлар кертелмәячәген белдерде. Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Кичке күмәк дискотекалар, эстафеталар да оештырылмаячак.

«Җәйге сменалар барышында ике медицина хезмәкәре — табиб һәм шәфкать туташы эшләячәк. Балалар сменага бер вакытта керергә һәм чыгарга тиеш. Сменалар арасында ике көнлек тәнәфес булырга тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-06-2020/byel-tatarstan-lagerlarynda-balalary-yanyna-ata-analary-kil-almayachak-5753244

фото https://pixabay.com/ru/photos/%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D1%87%D0%B8%D0%BA%D0%BE%D0%B2-%D0%B8%D0%B3%D1%80%D1%8B-%D0%B4%D1%80%D1%83%D0%B7%D1%8C%D1%8F-%D0%B4%D0%B5%D1%82%D0%B8-%D0%B8%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%8E%D1%82-1149665/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев