Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда сары авыруы гадәттәгедән иртәрәк теркәлә башлаган

Гадәттә бу чир ноябрь дә генә күренә иде, быел августтан ук теркәлә башлады, диде Татарстанның баш эпидемиологы.

Быел Татарстанда сары авыруы очраклары, узган елга караганда, күбрәк булыр дип фаразлана. А гепатиты республикада гадәттәгедән иртәрәк теркәлә башлаган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Наталья Ивойлова хәбәр итте.

Ул Балык Бистәсендә 7 яшьлек балага хастаханәдә А гепатиты диагнозы куелганын әйтте.

“Кызганыч, быел сары авыруы күрсәткечләре, узган ел белән чагыштырганда, бераз күбрәк булуы күзәтелә. Бу шәхси гигиена чараларын үтәмәү белән бәйле. Быел А гепатиты иртәрәк теркәлә башлады. Эпидемиологик сезон сентябрьдән июньгә кадәр. Гадәттә бу чир ноябрь дә генә күренә иде, быел августтан ук башланды. Моннан чыгып, авыручылар саны күбрәк булыр дигән куркыныч бар”, - дип белдерде Наталья Ивойлова.

Аның сүзләренчә, бу чирне тулысынча юкка чыгарып булмый, чөнки А гепатитына каршы вакцинация эпидемиологик күрсәткечләр буенча гына үткәрелә. “А гепатиты ул – бавыр чире, эчәк инфекцияләренә керә. Кеше пычрак куллар аша йогышлана. Халык шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Яшелчә, җиләк- җимешләр термик эшкәртелмәгән очракта, ашар алдыннан аларны яхшылап юу кирәк”, - дип кисәтте белгеч.

Наталья Ивойлова А гепатиты гап-гади ОРЗ кебек башлануын әйтте. Температура күтәрелә, хәлсезлек була. 2-7 көн эчендә тән саргая башлый, чөнки беренче чиратта чир бавырга зыян сала.

Эпидемиолог әйтүенчә, бала йөргән бассейн бүген карантинга ябык. “Мәктәптә балалар күзәтү астында. Ашыгыч күрсәткечләр буенча вакцинация үткәрелгән. Әлегә бер бала авырганын гына беләбез. Хәзерге вакытта анализлар тикшерелә. Бала хастаханәдә ята, башка балалар белән контакт юк. Мәктәптә дезинфекция чаралары үткәрелә”, - диде.

Белгеч А гепатиты Татарстанга үтеп керүне халык миграциясе белән бәйли. “А гепатиты чире көньяк илләр өчен хас. Аларда бу инфекция ел әйләнә йөри. Шуңа күрә аннан килүчеләр еш кына шушы авыруны кертә”, - дип белдерде Н.Ивойлова.

Аның сүзләренчә, дәүләт Россия Федерациясе гражданнарын А гепатитына каршы вакцинация белән тәэмин итә. Россия гражданлыгы булмаган затлар үз акчасына прививка ясата.

Сары авыруы буенча инкубацион чор 7-50 көн тәшкил итә.

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев