Саба таңнары

Быел бәрәңге ник чери

Авылда яшәүчеләрнең юанычы да, куанычы да бугай ул бәрәңге дигәннәре. Хәер, шәһәрнекеләр дә кимен куймый. Дача кишәрлеге никадәр генә кечкенә булмасын, әз булса да бәрәңге утыртырга тырыша. Ни дисәк тә, үзең үстергәнгә җитми инде. Ышанычлы да, тәмлерәк тә. Тик менә күбрәк булганда, саклау гына авыр. Быел ике бакчачының берсе, бәрәңгем...

Авылда яшәүчеләрнең юанычы да, куанычы да бугай ул бәрәңге дигәннәре. Хәер, шәһәрнекеләр дә кимен куймый. Дача кишәрлеге никадәр генә кечкенә булмасын, әз булса да бәрәңге утыртырга тырыша. Ни дисәк тә, үзең үстергәнгә җитми инде. Ышанычлы да, тәмлерәк тә. Тик менә күбрәк булганда, саклау гына авыр.
Быел ике бакчачының берсе, бәрәңгем чери, дип зарлана. Дөрес, авылларда әлегә базы белән бәрәңгем әрәм булды диючеләр юк. Әмма, көздән үк чери башлаган бәрәңгене кыш буена саклау җиңел булмаячак. Иртә язда җирен эшкәртеп, ашлап, орлыклык бәрәңгене алдан әзерләп, утыртыр алдыннан корткычларга каршы дару белән эшкәртеп, чүп үлән күренә башлагач кырып, аннан күмеп, тагын әллә ниләр эшләп, күз текәп көтеп алган уңышны югалтасы килеп тормый шул. Бәрәңге черемәсен өчен ни эшләргә? Озын кыш буена ничек сакларга? Әлеге һәм башка сорауларга күпмедер күләмдә ачыклык кертү максатында, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәренә мөрәҗәгать итәргә булдык.
Татарстан хуҗалыкларында быел бәрәңге, узган ел белән чагыштырганда, берничә мең гектарга күбрәк утыртылган. Узган ел аның күләме 6638 гектар булса, быел 9327 гектар. Уңышы да узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, республика хуҗалыклары тарихында быел беренче тапкыр бәрәңге уңышы гектарыннан 200 ц чиген узып, уртача 235 центнер тәшкил итә. Бу кадәресе күпләп бәрәңге җитештерүчеләргә дәүләт ярдәменең артуы, сугару системасын яңабаштан торгызу эшләре һәм технология таләпләрен үтәүгә дә бәйле, әлбәттә. Андый хуҗалыкларда үстергәнне саклау буенча да шактый эшләр башкарыла.
Билгеле, шәхси хуҗалыкларны йөзләрчә тонна бәрәңге җитештерүчеләр белән чагыштыру кыен. Зур хуҗалыкларда бәрәңгенең сортлары да, корткычларга каршы көрәшергә мөмкинлек тә күбрәк. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының биотехнология бүлеге җитәкчесе Зенон Сташевски, гомумән, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстереп азаплануның киләчәге өметле түгел дип саный. Яшь булса да, исеме фән дөньясына яхшы таныш булган галимнең фикере белән күпмедер күләмдә килешми дә булмый. Чыннан да, бүгенге авыл әкренләп кенә авыр хезмәттән котылу юлын карый. Бәрәңге үстерү зур табыш бирмәсә дә, ул бит - авыл кешесенең яшәү рәвеше. Аннан килеп, иш янына куш та бит әле. Ә инде үстерелгәнне ничек саклау мәсьәләсенә килгәндә, моның авыл җирендә күптәннән кулланыла килгән үз ысуллары да шактый.
Белгечләр әйтүенчә, бәрәңгегә аеруча зур зыян салучы авырулардан котылу өчен иң элек аны ел саен бер үк урынга утыртуны чикләү кирәк. Өе янында 20-25 сутый җир кишәрлеге булганнарга, бәрәңгене бакчаның бер өлешенә генә утырту яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде мондый мөмкинлек юк икән, бәрәңге уңышын җыеп алгач та, анда төрле сидерат үләннәр, шул исәптән ак гәрчич, люпин, кузаклы культуралар чәчәргә кирәк. Болай иткәндә, бәрәңге авырулары, шул исәптән быел теңкәләргә тигән фитофтороз, төрле черек авырулары таралып китә алмый. Башка чара булмаганда, көзге арыш чәчәргә дә мөмкин, ди белгечләр. Бәрәңге уңышын җыеп алырга атна чамасы алданрак сабакларын чабып яки урып чыгу киңәш ителә. Авыру таралмасын өчен сабакларны 5 процентлы бакыр купоросы эремәсе яки минераль ашлама сыекчасы белән эшкәртү кирәк.
Бәрәңгене сакларга куяр алдыннан 10-15 көн дәвамында салкынча, ышык урында тоту мәслихәт. Кояш нурлары үтеп, йомшармасын өчен, бәрәңгене ни белән булса да томалыйлар. Ачык урында калып, йомшарган бәрәңгегә агулы матдәләр тупланырга мөмкин. Бәрәңгеләрне мөмкин кадәр җентекле итеп аралап, чирле яки черегәннәреннән арындыру мөһим.
Черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота. Әгәр бу вакыт эчендә яхшы сакланган булса гына, бәрәңгене кышлыкка калдырып була. Бәрәңге базы, идән асты яки башка төр саклау урыннарын 10 литр суга 200 грамм аш тозы салынган сыекча, агач диварларны известь белән эшкәртеп чыгу да бәрәңгенең сакланышына яхшы тәэсир итә. Саклау урыны җиңелчә җилләтелергә һәм һава температурасы 4-6 градустан артмаска тиеш.
Быел черү ихтималы күбрәк булганга күрә, базга салыр алдыннан 100 килограммга 200 грамм исәбеннән бәрәңгегә акбур оны яки цемент сиптерергә мөмкин, ди белгечләр.
Бәрәңгедән мул уңыш алырга теләсәң, аның сорты да яхшы булырга тиеш. Бу турыда да алдан кайгырту кирәк. Бәрәңгенең яңа сортлары, аны үстерү, саклау һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар булса, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына 277-81-17 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.
Камиль СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: