Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел районыбызга 37 чит ил кешесе килгән

Бүген чит милләт кешесе, ягъни мигрант белән күрше булып яшәү гадәти хәл санала. Районның кайсы гына торак пунктына барсаң да, чит ил гражданнарын очратырга мөмкин. Иң мөһиме - күченеп кайтучыларның җирле кагыйдәләргә буйсынып, халык белән уртак тел табып яшәвендә. Районыбызда миграция вәзгыятенең торышы ничек, иммигрантлар белән бәйле нинди мәсьәләләр күзәтелә?...

Бүген чит милләт кешесе, ягъни мигрант белән күрше булып яшәү гадәти хәл санала. Районның кайсы гына торак пунктына барсаң да, чит ил гражданнарын очратырга мөмкин. Иң мөһиме - күченеп кайтучыларның җирле кагыйдәләргә буйсынып, халык белән уртак тел табып яшәвендә. Районыбызда миграция вәзгыятенең торышы ничек, иммигрантлар белән бәйле нинди мәсьәләләр күзәтелә? Шушы һәм башка сораулар белән РФ Миграция хезмәтенең Саба районындагы территориаль пункты начальнигы Дамир Шакирҗановка мөрәҗәгать иттек.

- "Мигрант" сүзенә төрле мәгънәдә карарга була: вакытлыча килеп акча эшләүчеләр, бөтенләйгә төпләнергә килүчеләр, тарихи ватаннарына кайтучылар. Районыбызда миграция вәзгыяте тотрыклы дияргә мөмкин. Миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары 1 апрельгә узган елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 44тән 33кә кадәр кимеде. Мигрантларның күпчелеге Үзбәкстан (19), Таджикстан (7) гражданнары. Ел дәверендә районга кайткан чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар саны уртача 300 тирәсендә тирбәлә. Статистика күрсәткәнчә, гадәттә шуларның 10 проценты биредә төпләнеп калырга тырыша. Бүгенге көндә районда даими яшәүгә килгән кеше икәнлеген раслаучы документ алган (вид на жительство) 48 чит ил кешесе яши. Шуларның 28 е Үзбәкстаннан һәм башка якын чит илләрдән, шулай ук Иран, Төркия, Молдова, Грузия гражданнары да бар.

Районда вакытлыча тору рөхсәте белән 128 чит ил кешесе яши. Теркәлүчеләрнең күпчелеге Саба һәм Шәмәрдән авыл җирлегенә туры килә. Алар Әрмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таджикстан, Төрекмәнстан, Украина, Грузия, Төркия, Молдова гражданнары. Агымдагы елда өч кеше Россия гражданлыгы алды. Районыбызда хатын-кызларның чит ил гражданнары белән законлы никахлашып, гаилә корып яшәү очраклары да күзәтелә. Бүген шундый биш гаилә яши.

- Мигрантлар безнең кануннарны төгәл үтиләрме, ягъни алар арасында хокук бозулар күзәтеләме? Миграция хезмәте органнарында тиешле вакытта теркәлү узмаган гражданнарга нинди таләпләр куела?

- Миграция һәм паспорт эше өлкәсенә кагылышлы хокук бозуларны ачыклауда, контрольлек итүдә участок вәкаләтлеләре, район суды, прокуратура, суд приставлары, салым хезмәткәрләре, җирле үзидарәләр, дин әһелләре белән берлектә эш алып барабыз. Читтән кайтып, миграция хезмәтендә исәпкә баскан һәр кеше турында авыл җирлегенә, участок вәкаләтлесенә хәбәр җибәрелә, ә теркәлмичә яшәүчеләр ачыкланса, киресенчә, әлеге органнар безгә хәбәр итә.

Читтән килүчеләр арасында хокук бозуларны кисәтүнең төп юнәлеше булып административ тикшерүләр тора. Алда әйтеп узганымча, миграция закончалыкларын бозу күренешләрен ачыклау өчен безнең хезмәт белән берлектә, закон сагында торучы органнар, авыл җирлекләре тарафыннан ныклы контроль булдырылган. Агымдагы елда бу юнәлештә 44 чара оештырылды. Исәпкә басуга, чит ил гражданнарының гаилә лидерлары белән очрашулар үткәрелә, әңгәмәләр алып барыла, аларның хокуклары, бурычлары, законнар аңлатыла. Вәзгыять контрольдә тотылса да, быелның өч аенда миграция законнары тәртибендә теркәлмичә яки теркәлеп тә, икенче адреста яшәгән 15 очрак ачыкланды, аларга административ беркетмә төзелде. Читтән кайтучыны кабул итеп, әмма үз фатирларына теркәү шартларын үтәмәгән өч факт буенча административ эш кузгатылды. Мондый очракта закон бозган чит ил кешесе белән бәйләнешле Россия Федерациясе гражданины да җәзасыз калмаслыгын онытмасын иде.

- Нигездә чит ил гражданнары нинди максат белән килә, эшкә урнашу мәсьәләсе ничек хәл ителә?

-Чит ил гражданнары нигездә шәхси максаттан килә. Күбесен кан-кардәшлек җепләре тарта. Акча эшләү өчен килүчеләрне дә аз димәс идем. Әмма эшкә урнашу өчен патент алган мигрантлар бары тик шәхси секторда гына хезмәт итә алалар. Быел өч айда биш кеше патент алып, эшкә урнашу мөмкинлегенә ия булды.

Район биләмәсендә законсыз эшкә урнашучыларга һәм аларга эш бирүчеләргә контроль бик көчле. Мәсәлән, хезмәткә рөхсәт кәгазе булмаган чит ил гражданын эшкә алган очракта юридик затларга 800 меңгә кадәр штраф санкцияләре каралган. Оешма җитәкчеләренә мигрантларны эшкә алу мәсьәләсендә бик игътибарлы булырга кирәк.

Форсаттан файдаланып, Россия Федерациясе гражданнарының паспорт йөртү кагыйдәләренә дә җитди карауларын сорар идем. 14, 20, 45 яшьләре тулганнар, кияүгә чыгучы кызлар, 1ай эчендә паспортларын алыштыруны хәл итсеннәр иде. Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә, 2000-5000 сумга кадәр штраф каралган.

Алга таба да районда миграция законнарының, паспорт йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек тиешле югарылыкта булачак. Күченеп кайтучыларның социаль җайлашуы тотрыклы дәвам итәр, дип ышанасы килә.

Әңгәмәдәш - Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев