Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы БДИ нәтиҗәләре нинди?

Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында аттес­татсыз калучылар саны өч тапкыр кимегән. Аның каравы 9 нчы сыйныф укучылары арасында 800дән артык кеше белемен күрсәтә алмаган. "Икеле" капчыклары үзләрен көз көне тагын бер кат сынап карый алачак. Ә менә 100 балл туплау­чы­ларның саны арткан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр иттеләр.

Сүзебезне аттестат мәсь­­әләсеннән башлау юкка түгел. Мәктәп укучыларын, иң беренче чиратта, әнә шул катыргыдан колак кагу куркыта. Начар укучылар бигрәк тә дер калтырап тора. Тик шулай да аларны быел бөтенләй начар укыган дип әйтеп булмый. Узган ел аттестатсыз калучылар 138 булса, быел андыйлар - 31. "2ле"гә укучылар бигрәк тә Югары Ослан (1,3), Мөслим (1,1), Казанның Киров (0,9), Менделеевск (0,8), Алабуга (0,8) районнарында күп булып чыккан. Республиканың 30 районында бер генә бала да мәк­тәптән белешмә белән чыкмаган.
Узган ел белән чагыштырганда, рус теле буенча уртача нәтиҗәләр 54,5 баллдан 73,05кә күтә­рел­гән. Иң югары балл Бөгелмә районына туры килә (81,9). Мамадыш, Апас, Кайбыч, Питрәч, Спас районнары укучылары иң түбән баллар җыйган. Ә менә Теләче, Әлки, Мөслим, Актаныш районнары укучылары белем күрсәткечләрен ях­шыр­туга ирешкән. Математикадан база имтиханы нәтиҗәләре бераз булса да арткан. Уртача күрсәткеч - 4,34 балл. 24 районда уртача күрсәткеч республиканыкыннан югары. Ә математикадан профиль сынавыннан бу саннар 19 районда зуррак. Гомумән алганда, республикада 16 мең­нән артык укучы БДИ тапшырган иде.
Физика, химиягә ни булган?
Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада физика, химия, алман теленнән кала 10 фән­нән уртача күрсәткеч югарырак. Чик баллны үтә алмаучылар саны рус теле, математика, информатика, җәм­гыять белеме, география, тарих фәннәреннән киме­гән. Шул ук вакытта рус әдәбияты, химия, биология, физикадан нәтиҗә­ләр шактый түбән тәгә­рәгән. Быел 100 балл туплаучылар саны артуы кү­зәтелә. Ләкин химия (узган ел - 24, быел - 8), физика фәннәреннән (9дан 3) 100 балл туплаучылар саны да кимегән. Ә менә рус те­леннән абсолют нәтиҗә­ләргә ирешүчеләр 57дән 88гә арткан. Ике һәм аннан күбрәк фәннән 100 балл туп­лаучылар республикада дүртәү. Әйтик, Чистай укучысы Никита Доброхотов рус теленнән һәм математикадан 100әр балл җыйган. Инглиз теленнән - 93, физикадан - 92 һәм химиядән - 76 балл. Егетнең укудагы уңышлары бу!
Быел мәктәпне тә­мам­лаучыларның 11 проценты, ягъни 1 мең 794 укучы "Укудагы казанышлары" өчен дигән илкүләм дәрә­җәдәге медаль белән бү­ләкләнгән. Республика ме­дальләре нибары 397 укучыга гына эләккән. Әлеге сәләтле балалар югары балларны туплаган да инде. Тик Апас, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Ютазы районнарында медальгә ия булучылар берәү дә юк.
- Безнең өчен химия, физика - бик мөһим фән­нәр. Быелгы сынауларда узган ел бу ике фәннән имтихан тапшыра алмаучылар да катнашты. Бу да нәти­җәләргә тәэсир иткәндер. Укучылар белән эшләп бетерү дә җитмәгәндер, - дип белдерде рес­пуб­ликаның баш педагогы Энгель Фәттахов.
70 проценты акланмаган
Имтиханны тапшыручылар арасында үз эшлә­рен­нән канәгать булмыйча, эш­ләрен кабат тикшертүчеләр дә булды. Быел җәмгыять белеменнән риза булмаучылар шактый булган. Ике апелляциядән имтихан бер баллга югарырак булган. Математикадан 4 эш буенча 3 балл өстәлгән. Ә эш­ләрнең 70 проценты ка­нәгатьләндерелмәгән.
Кагыйдә бозучылар исә күп булмады. БДИда - 4, ә 9 нчы сыйныф укучылары сынауларында 19 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Болар - Казан, Чистай, Яшел Үзән, Буа районы укучылары. 2012 елда мондый очраклар - 62, ә узган ел 7әү булган. Быел имтиханга икешәр укучы шпаргалка һәм кесә телефоны белән кергән. Алар имтиханнардан куып чыгарылган. Сынауларны бары киләсе елда гына бирә алачаклар. Быелгы БДИ нәтиҗәләре менә шундыйрак.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев